Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 16:34

Өч балаң бармы? 450 мең сум ал!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Резеда Галикәева // 04.07.2019 12:11:53 "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында күпбалалы гаиләләргә торак буенча ипотекаларын түләр өчен 450 мең сум акча биреләчәк.

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында күпбалалы гаиләләргә торак буенча ипотекаларын түләр өчен 450 мең сум акча биреләчәк.
Дәүләт думасы бу законны өченче укуда кабул итте. Бу максатларга 55 миллиард сум акча бүлү планлаштырыла.
Бу закон быелның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә аннан соңгы балалары туган гаиләләргә кагылачак.
Ни генә булмасын, 450 мең сум - яхшы гына сумма. Аны ана капиталына кушсаң (453 мең сум), 900 мең сум килеп чыга. Күпчелек гаиләләр өчен бу зур ярдәм булачак.
Әйткәндәй, бүген ана капиталы акчасының 95 проценты нәкъ ипотека кредитын каплауга яисә торак төзүгә тотыныла.
#национальныйпроект
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/ch-bala-barmy-450-me-sum-al/
Фото: "Агентство Москва"
Читайте нас: