Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 12:54

Тәрбиягә алынган баланы ихатада бәйләп тотканнар

Җәмгыять // Фәнүз Хәбибуллин. // 08.07.2019 09:28:20Ярославль өлкәсенең Мышкин районы Юрьевское авылында тәрбиягә алынган баланы ихатада баганага бәйләп тотканнар. Әле баланы дәваханәгә китергәннәр, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Ярославль өлкәсенең Мышкин районы Юрьевское авылында тәрбиягә алынган баланы ихатада баганага бәйләп тотканнар. Әле баланы дәваханәгә китергәннәр, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.
Бу гаиләдә барлыгы сигез бала тәрбияләнә.
Калган җидесе хәзерге вакытта тернәкләндерү үзәгенә урнаштырылган. «КП-Ярославль» мәгълүматларына караганда, гаиләдә бер генә бала үзләренеке, калганнары опекага алынган.
Әлеге хәлне опека һәм попечительлек органнары вәкилләре ачыклаган. "Интерфакс»ка төбәк Эчке эшләр идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бәйдә тотылган бала факты буенча тикшерү оештырылган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/t-rbiyag-alyngan-balany-ikhatada-b-yl-p-totkannar/
Фото: "Яндекс" сайтыннан.
Читайте нас: