Кичә Белорет районында 21 яшьлек хатын "Жигули" машинасында юл читендәге таш блок өстенә барып менгән. Нәтиҗәдә, үзе һәм 2 яшьлек сабые дәваханәгә эләккән.
Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә башлагач, хатынның руль артына утырырга хокукы юклыгы ачыкланган.
Әлеге вакытта водитель таныклыгы булмаган яшь әнинең ни өчен үзе белән бергә баласының да гомерен куркыныч астына куюы ачыклана.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/sabye-ny-uylar-ide-/
ФОТО: https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/eb5/eb5ad5ba7c8481702bc189797e74bb51.jpg