Кабак авылындагы Төзүчеләр урамында урнашкан 8нче санлы күпфатирлы йорт подъездындагы тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган. Стеналары һәм түшәмнәре чистартылган, тигезләтелгән. Биредәге эшләр “Стройбытсервис” җәмгыяте тарафыннан башкарыла. Мастер Виктория Верягина безне Кабак авылындагы башка йорт подъездларында ремонтланасы эшләр белән таныштырып чыкты. Шулай, тәрәзә яңак-лары алмаштырылачак, идәнгә керамик плитка җәеләчәк. Шулай ук иске тәрәзәләр, ишекләр яңаларына алмаштырылачак, яңа почта тартмалары урнаштырылачак.
– Мин бу йортта 15 ел яшим. Әлбәттә, һәркем үзе яшәгән подъездның матур булуын тели. Подъезд – күп катлы йортның йөзе ул. Анда чиста, төзек, якты, җылы икән, кәеф күтәрелеп китә. Пычрак, караңгы подъездларга керәсе дә килми. Ремонт башлауларына мин шатмын. Төзүчеләр эшләрен сыйфатлы башкара, без канәгать, - диде шул йортта яшәүче Вил Морадымов.
“Стройбытсервис” җәмгыяте районның дүрт авылында 12 күпфатирлы йортның 26 подъездында ремонт үткәрәчәк. Олыкүл авылындагы Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы 71,79, 82нче санлы йортларның тәрәзәләре алмаштырылган, стеналары тигезләнгән, буялган. Якын вакытта беренче каттагы идәнгә плиткалар түши башлаячаклар. Димәк, тиздән халык матур подъездларны күрәчәк.