Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

“Балаларны ихлас яратам”

Тәрбияче - зур сабырлык һәм күңел юмартлыгы таләп иткән һөнәр ул. Шуның өчен ул бик күп белергә, балаларны ихлас күңелдән яратырга, алар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга, алар тормышы һәм уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Моның өчен белемеңне һәрчак баетып тору, үз эшеңнең чын остасы булу кирәк. Өстәвенә, бала тәрбияләүдә яңа алымнар, технологияләр куллану, милли гореф-гадәтләрне онытмау да мөһим. Район үзәгендәге 1нче санлы балалар бакчасында 32 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Фәсхет­динова Резеда Рәҗәп кызы бу сыйфатларның барсына да ия.

Балалар белән эшләү теләге миндә кечкенәдән үк зур хыял иде. Башта курчаклар белән уйнарга яратсам, үсә төшкәч күрше кызларын җыеп, уйный идек. Мин, әлбәттә, тәрбияче. Әнием балалар бакчасына илткәч, мин тәрбия­челәрнең безнең белән мәш килүләрен күреп, алар кебек буласым килде. Бу вакытта миңа бу һөнәрдән дә кызыклырак һәм файдалырак һөнәр юк сыман тоелды, әле дә бу фикерем үзгәрмәде.
Мәктәптән соң кыз Уфа шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, Кырмыскалы авылындагы мәктәпкәчә учреждениегә эшкә урнаша. Биредә инде Резеда Рәҗәп кызы сабыйлар белән эшләүнең күпме сабырлык, түземлек һәм тырышлык таләп итүен яхшы аңлый.
Баланың дөньяны ничек күрүе барсы да тәрбияче хезмәтеннән тора. Чын тәр­бияче барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Заман таләп­ләренә туры китереп балалар тәрбияләү өчен һәрвакыт эзләнергә, яңалыклар ачарга, яңа идеяләр белән янарга кирәк.
- Балалар бакчасына тәү тапкыр атлап керүем бүген­гедәй хәтеремдә: бүл­мә­гә килеп керү белән мине кечкенә сабыйлар уратып алды. Алар - миңа, ә мин аларга бик озак карашып тордык. Аларның кызыксынучан күзләреннән шуны аңладым: мин аларның барлык сорауларына җавап бирергә әзер ачылмаган китап булырга, алар белән уртак тел табарга, яратырга, икенче әниләре булырга тиешмен.
Мине күрү белән колач җәеп йөгереп килүләре, ашыга-ашыга кызыклы яңалык­лары белән уртаклашулары минем өчен олы куаныч. Минемчә, тәрбияче өчен бу барлык мактаулардан да өстен, - ди ул.
Резеда Рәҗәп кызы балалар бакчасында “Яңгы­ра­выклы үкчә” дип исем­ләнгән бию һәм “Кызлар” вокаль җыр түгәрәкләренә дә җитәк­челек итә. Алар төрле милләт, заманча һәм шаян биюләр һәм җырлар белән әледән-әле район, республика һәм халыкара конкурсларда, бәйрәм­нәрдә катнашып, күп тапкыр призлы урыннар яулыйлар, дипломнар алалар. Биюләрен көннән-көн остарак һәм матуррак башкарган балаларын сәхнәдә күрү әти-әниләре өчен дә зур куаныч.
- Түгәрәккә йөрүче балаларның һәркайсысы сәхнә йолдызы булмаса да, алар кечкенә вакыттан ук сәнгать белән кызыксынып үсәләр. Мин үз һөнәремне бик яратып башкарам. Көн дә гөнаһсыз сабыйлар янын­да булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү үзе зур бәхет бит, - ди ул шатлыгын яшер­мичә.
Резеда Рәҗәп кызы ра­йон үзәге гимназия­сендә укытучы булып эшләгән тормыш иптәше Миңнула Заһидулла улы белән күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр, күркәм йорт салып керделәр, бер­сеннән-берсе сылу кызлар үстер­деләр. Өлкән кызлары Гөлназ Башкорт медицина университетын тәмамлап, Дим касабасында педиатр булып эшли. Илнур кияве белән Авдонда яшиләр. Икенче кызлары Гөлшат Башкорт дәүләт педагогия уни­вер­ситетының социаль-гуманитар факультетын тәмам­лап, Башкорт дәү­ләт аграр университетында, кияве Илдар Уфа шәһә­рендә тәфтишче булып эшли. Кече кызлары Лилия Кырмыскалы гим­на­зия­сендә 9нчы сыйныфта тик яхшы билге­ләренә генә укый, район Мә­дә­ният сараеның «Йолдыз» бию түгәрәгенә йөри.
- Бу җиңел булмаган хез­­мәтне башкарырга яр­дәм иткән, мине аңлаган гаиләмә чиксез рәхмәт­лемен. Үземә, үз бала­лары­ма ни теләсәм, балалар бакчасында тәрбия­лән­гән һәр сабыйга да шуны телим. Киләчәктә тәүфый­к­­лы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсеп, үзләре сайлаган зур тормыш юлын­­нан горур атласыннар, илебезнең лаеклы граж­даннары булсыннар иде, - ди ул.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
Читайте нас