Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Электрон чират буенча

Бүгенге көндә Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсендә республика медицина мәгълүмат-аналитика системасын файдаланып табибка язылу буенча бердәм электрон система төзелде. Бу ысул Бердәм электрон система бу­енча пациентларны республика чикләрендә анык вакыт режимында табибка яздыруда булышлык итә.

Сез район үзәк дәваха­нәсенең теркәлү бүлегенә килеп, табибка үзегез дә языла аласыз. Гадәттә, бу язылу төре мөрәҗәгать иткән көндә, мәсәлән, сезгә ашыгыч ярдәм кирәк булганда якын вакытта табибка эләгү өчен файдаланыла. Димәк, поликлиникага баруны алдан ук планлаштыру уңайлырак. Моның өчен 8 (34765) 2-14-56 телефоны яки бушлай 09-383 телефон саны буенча Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша язылырга мөмкин. Кесә телефоныннан шалтыратканда “МТС”, “Билайн” һәм “Мегафон” абонетлары өчен бушлай. Стационар телефон өчен 8 (3472) 246-93-83 санын җыярга кирәк. Биредә терапевт, педиатр, стоматолог һәм акушер-гинекологка язылырга мөмкин. Язылу процедурасын кыскарту өчен безнең дәваханәнең 950 кодын җыярга кирәк. Контакт-үзәкнең эш вакыты дүшәм­бедән шимбәгә 7.30 сәгать­тән 19.00га кадәр.
Шулай ук республиканың Бердәм медицина порталы (https: doctor.bashkortostan.ru) аша язылып була. Шуңа да игътибар итегез: агымдагы елның 1 октябреннән биредә Бердәм дәүләт хезмәтләре gosuslugi.ru порталыннан алынган Бердәм идентификация һәм аутентификация системасын файдаланып кына авторизация үткәре­ләчәк. Яңа исәп язмасы ярдәмендә табибка язылырга, шулай ук үзеңнең электрон медицина картасына рөхсәт алырга мөмкин.
Поликлиниканың беренче катындагы коридорда урнашкан инфомат файдаланып та үзеңә кирәкле табибка эләгү ысулы да бар. Бу прибор ярдәмендә үзеңә уңай­лы вакытта тиешле белгечкә язылырга мөмкин. Өстәвенә, язылу анык вакыт ре­жи­мында башкарыла, аның турында мәгълүмат тиешле табибка һәм теркәлү бүлегенә килә.
Моңардан тыш, әгәр ки­рәк булса, безнең яки респуб­ликаның башка медицина оешмаларына табиб үзе кабатлап кабул итүгә яза ала. Шул ук вакытта башка бел­гечкә сез өстәмә тикшерү нәтиҗәләре белән барасыз.
Шулай ук табибка www.gosuslugi.ru ад­ресы буенча федераль дәүләт хезмәт­ләре пор­талы аша язылырга мөм­кин. Белгечләр тезмәсендә буш урыннар булмаса, паци­ентның мәгълүматлары “Электрон чират”ка кертелә, алар күренү белән медицина оешмасының җаваплы хез­мәткәре кабул итүгә яздыра. Шул ук вакытта көтү вакыты мөрәҗәгать иткәннән соң 14 календарь көннән артырга тиеш түгел.
Югарыда санап үтелгән язылу ысуллары планлы медицина ярдәме күрсәтү өчен тәгаенләнгән, ягъни профилактик чаралар үткәргәндә, авырганда, па­циентның го­меренә куркыныч янамаганда, ашыгыч медицина ярдәме таләп ителмәгәндә, кичек­терү пациентның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамаганда.
Әгәр сезнең поликлиникага барырга хәлегез юк икән, 8 (34765) 2-14-56 телефоны, яисә БР Сәламәтлек саклау өлкәсенең Контакт-үзәге аша йортыгызга табиб чакырта аласыз. “Ашыгыч ярдәм” кирәк булганда 8 (34765) 2-18-36 яки 03 телефоннары аша шалтыратыгыз.
Нелли Зарипова,
район үзәк дәваханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары.
Читайте нас