Үзән
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Гади, тыйнак кызларның йөзләрендә нур уйный

Йола буенча, 25 гыйнварда Русиядә Мәскәү дәүләт университетына нигез салу хөрмәтенә тантаналар белән бәйле студентлар үзләренең бәйрәмнәрен - Татьяна көнен бәйрәм итә.

Йола буенча, 25 гыйнварда Русиядә Мәскәү дәүләт университетына нигез салу хөрмәтенә тантаналар белән бәйле студентлар үзләренең бәйрәмнәрен - Татьяна көнен бәйрәм итә.

Килешерсез, студентларның тормышы көндәлек укулар, имтиханнар һәм зачетлар тапшыру белән генә чикләнми. Ул яшьтәшләрең белән дусларча очрашулар, күңел ачулар һәм җәмәгать тормышында катнашулар да.

Шунысы куанычлы, безнең район активистлары арасында төрле уку йортлары студентлары да күп. “Яшьлек” яшьләр үзәгендә Авыргазы күп­про­фильле колледж филиалы укучыларын тик мактап кына телгә алалар. Гөлчәчәк Абакачева, Альбина Әминева һәм Надежда Лысенкова үзләрен чын активист буларак күрсәттеләр. Бу кызлар ра­йонның яшьләр үзәге һәм яшьләр белән эшләү буенча комитеты тарафыннан әзерләнгән барлык чараларда да актив катнашалар. Шулай, алар КВН командасын төзеде, “XXI гасыр лидерлары” конкурсында катнашты, өстәвенә, алар волонтерлар да.

Республикабыз башкаласында волонтерлар өчен оештырылган укуларга бару иң куанычлы мәл булды, ди ахирәтләр бертавыштан. Биредә алар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм яңа дуслар таптылар. Гомумән, кызлар әйтүенчә, боларның барсы да – бергә эшләү нәтиҗәсе, ә бу һичшиксез куаныч китерми калмый.

Хәзерге вакытта Гөлчәчәк, Альбина һәм Надежда колледжның 2нче курсында тик “5” билгеләренә укыйлар һәм уку йортын “кызыл” диплом белән тәмам­ларга ниятлиләр.

Өстәвенә, кызлар бер-берсен ярты сүздән аңлап тора, серләшергә һәм киңәшләшергә яраталар. Алар спортта да яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, төрле ярышларда катнашалар.

Читайте нас