Яшәве бик авыр булганлыктан, әниләре бер баласын булса да балалар йортына бирергә карар итә. Бу юлы ул алар арасында иң сабыры һәм тыныч холыклы Хәтимәне сайлый. Алар Стәрлетамак шәһәрендәге танышларында тукталалар. Авылдан килгән кызны электр плитәсе нык гаҗәпләндерә, ул иелеп, чәйникнең утынсыз һәм ут-ялкынсыз ничек кайнавын аңламыйча, озак кына күзәтеп тора.
Ниһаять, Хәтимәне балалар йортына алалар. Туган йортыннан, якын кешеләреннән еракта газаплы көннәр һәм айлар башлана. Ул әтисе яки әнисен югалткан шундый ук малай һәм кызлар белән бергә яши башлый. Балалар күп, ә урын аз булганлыктан, тәүдәрәк ул Мөшәрәфә исемле кыз белән бер караватта йоклап йөри, икесенә бер мендәр, бер одеял була. Тиздән Мөшәрәфә аның иң якын дустына әйләнеп китә, үсеп буй җиткереп, үзләренең гаиләләре булгач та, Хәтимә белән еш кына очрашып таралар. Чираттагы тапкыр күрешкән саен, алар янә ул елларны, кызыклы һәм күңелсез чакларны искә алалар. Мөшәрәфә бәләкәйдән үк - бик шаян, ә Хәтимә тыныч холыклы кыз була. Шулай, бервакыт авылын бик сагынган Мөшәрәфә ахирәтен поездга утырып, Стәрлетамактан бер сәгатьлек юлда урнашкан авылына кайтып килергә үгетли башлый. Кызлар бу турыда берсенә дә әйтмичә, поездга утыралар да кайтып китәләр. Икенче көнне йокылары туйганчы йоклап, рәхәтләнеп ашап, кире юлга чыгалар. Әлбәттә, балалар йорты хезмәткәрләре аларны эзләп җафа чиккән була, килеп кергәч, тәрбиячедән нык кына эләгә. Ләкин балалар йортындагы дусларын хәстәрләп, бер капчык бәрәңге алып килгән бәләкәй кызларны ничек тиргисең инде!?.
| | |
| 1974ел. | 2007 ел. |