Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Шаулап-гөрләп үтте ярышлар

Кырмыскалы районының автотуризм буенча ачык Кубогыннан репортаж Таусеңер акланында “Автосентябрь” дип исемләнгән спорт туризмы буенча ачык Кубок үткәрелде. Ярышта катнашучыларны физик культура һәм спорт буенча баш белгеч Вадим Канбәков сәламләде. Ул барлык спортчыларга – районның һәм республиканың “Мангуст”, “Авантюра”, “Нивавод” һәм башка туристик клуб вәкилләренә уңышлар теләде.

Автомобиль хуҗалары үзләренең шәх­си машиналарында узышудан һич кенә дә куркып тормады. Яннарында - штурман, гадәттә, бу урында хатыны, дус­ты яки хез­мәттәше утыра. Район гә­зите редакциясе хезмәткәрләре дә төрле дистан­цияләрдә үзләренең көчен сынап карады. Безнең экипажның штурманы “Кырмыскалы ТВ” телевизион каналы операторы Дамир Мөмәммәтҗанов булды.
Бу чара “Триал”, күзне бәйләп һәм фигуралар ясап йөретү кебек сынаулардан торды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, команда бердәм булганда, барлык дистанцияләрне дә үтеп була. “Фигуралар ясап йөрү” – иң катлаулы сынауларның берсе булгандыр. Һәр командага йөрү схемасы бирелә. Иң мөһиме, таякчыкларга тимичә, аларны урап үтәргә кирәк. Бер бәреп төшерелгән таякчык өчен ике штраф балл бирелә, димәк, финишта өстәмә минут өстәлә, дигән сүз. Кайсысы сынауны аз вакыт эчендә үтә, шул команда җиңүче.
“Күзне бәйләп йөрү” дистанциясе дә бик кызыклы килеп чыкты. Водительнең күзләрен бәйлиләр, ә штурман рация ярдәмендә кайсы юнәлештә хәрәкәт итү кирәклеген аңлатырга тиеш.
Шулай да “Триал” иң мавыктыргыч һәм кызыклы сынау. Ул баткаклы юлдан бару, сазлыкны ерып чыгу һәм каршылыклар полосасын үтүдән гыйбарәт. Ярышта юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу исәпкә алынмады. Ә кайбер катнашучыларга дистанциядән чыгарга туры килде.
- Әйе, бу дистанция бик катлаулы булды. Сазга кереп баткан автомобиль­ләрне көчле машиналарга тартып чыгарырга туры килде. Биредә автомобиль бамперларын җимерерлек чокырлар да бихисап. Юеш үләннән тау битенә менү аеруча авыр. Әлбәттә, тулы приводлы автомо­биль­ләргә бу дистанцияләрне үтү җиңелрәк, - ди ярыш судьяларының бер­се Артур Алакаев. - Барлык коман­да­ларның күр­сәткечен тигезләү өчен судьялар коллегиясе барлык автомобиль­ләрнең озынлыгын үлчи.
- Әлбәттә, кыска автомобильләргә без куйган “капка”ларны урап үткәндә маневрлар ясау җиңелрәк. Шуның өчен без һәрвакыт һәр автомобильнең озынлыгын үлчибез. Балларны исәпләгәндә бу коэффициентка тапкырлыйбыз. Бе­рәүләрнең күрсәткече - 0,8гә, икенчеләр­неке ул 1гә тигез, иң озын автомобильле экипаж 1,2 коэффициентын ала, - ди ярыш судьясы Регина Алакаева.
Йомгаклау протоколыннан күре­нүенчә, өч призер исемлегенә безнең команда эләгә алмады. Аның каравы, “Триал” дистанциясендә уңышлы чыгыш ясап, өченче урын яулады.
- Мондый кызыклы һәм мавыктыргыч бәйге үткәрүгә мөмкинлек биргән өчен район хакимиятенә зур рәхмәт белдерәсе килә. Бирегә без икенче тапкыр киләбез. Монда безгә бик ошый, өстәвенә, барлык шартлар да булдырылган. Шуңа күрә агымдагы елда автотуризм буенча кышкы ярышларны да биредә үткәрергә кирәк, дигән фикергә килдек, - ди ярышның баш судьясы Юрий Перескоков.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас