Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2022, 15:15

Ватаныбыз иминлеге хакына

21 сентябрьдә Русия Президенты Владимир Путин оборона министрлыгы һәм Генераль штабның Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хуплады. Аның максатлары: халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдәге кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау.

Ватаныбыз иминлеге хакына
Ватаныбыз иминлеге хакына

Кырмыскалы авылының үзәк мәйданына иртән-иртүк кешеләр – мобилизацияләнгән ир-егетләрнең якыннары, туганнары, активистлар, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр һәм битараф булмаган кешеләр җыелды. Иртәнге сәгать 11ләр тирәсе мәйданга өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган ир-егетләр сафка басты.
Тантаналы митинг башланды. Анда БР башлыгы Радий Хабиров, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, БР хәрби комиссары Михаил Блажевич, район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, Архангель районы хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин, Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов һәм башка рәсми затлар катнашты.
- Хөрмәтле якташлар, без бүген сезгә ихтирам сүзләрен әйтергә килдек. Сез безнең Ватаныбызны якларга барасыз. Инде берничә ай Башкортстаннан меңләгән егет сугыша һәм аларга сезнең ярдәм кирәк. Без сезнең хәрби бурычыгызны лаеклы үтәрсез дигән өмет белән карыйбыз, иң мөһиме - сез исән-сау өйгә кайтырсыз, ә без сезне монда каршы алырбыз, - диде Радий Фәрит улы.
БР хәрби комиссары Михаил Блажевич безгә авыр чорларда яшәргә туры килде, дип ассызыклады.
- Илнең төрле төбәкләреннән меңләгән егет һәм кыз хәзер Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафын тулыландыра. Сез барыгыз да оборонаның алгы сафында хезмәт итүчеләргә зур ярдәм булачак. Без бергә җиңәчәкбез. Батырлык һәм кыюлык өчен рәхмәт. Сезнең һәрберегез бирегә килеп, сафка басты. Бу бик зур хөрмәткә лаек. Рәхмәт сезгә! – дип резервчыларга мөрәҗәгать итте Михаил Александрович.


Прибельский чиркәве рухание Андрей Кулемза Ватаныбызны сакларга җыелучыларга фатихасын бирде.
- Ватаныбыз чакырды һәм сез үзебезнең җирне, якыннарыгызны якларга килдегез. Бу ниндидер территорияләрне биләп алу түгел, ә илебезнең иминлеген саклау. Көнбатышны алга этәрүче кыйммәтләр безгә бөтенләй якын түгел. Аллаһы Тәгалә Сезнең барыгызны да сакласын. Ә без сезнең өйгә исән кайтуыгыз өчен дога кылачакбыз, – диде Андрей Викторович.
Кырмыскалы районының имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбүталипов чыгышын догадан башлады.
- Бүген без сезне илебез чикләрен яклауга озатабыз. Мөселманнар үз Ватанына сөюен күрсәтү – иманнан диләр. Бүген сез Ватаныбызны, гаиләгезне, якыннарыгызны якларга барасыз. Бу - изге гамәл. Аллаһы Тәгалә сезне саклап йөретсен. Әмин, - диде хәзрәт.
Митингтан соң туганнары ил сакчылар белән хушлашты. Якыннары ир-егетләрен кочаклап, истәлеккә фотога төштеләр. Бозаяз авылыннан Азат Рафыйков 2004 елда Чечняда хезмәт иткән. Аның хәрби тәҗрибәсе бар. Аңа да повестка килгән.
- Әле авыр вакыт. Безнең ярдәм Ватаныбызга кирәк. Хәрби бурычыбызны намус белән үтәргә тырышырбыз, – диде Азат Рәмил улы.
Радий Хәбиров сугышчылар белән дә аралашты. Мобилизацияләнгән ир-егетләр кайда хезмәт итүләре, аларны өйдә кемнәр көтүе турында сөйләделәр. Шуннан соң алар автобусларга үтте. “Без сезне көтәбез!” – дигән сүзләр ешрак яңгырады. Ватаныбызны сакларга китүчеләр кул болгадылар. Аларны якыннары, туганнары һәм рәсми делегация озатып калды. Күпләре күз яшьләренә ирек бирделәр.
Автобуслар чиратлап кузгалдылар. Халык аларны кул болгап озатып калды.
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалит башлыклары һәм республика Хөкүмәте әгъзалары белән мобилизацион киңәшмә уздырды. Радий Хәбиров урыннарда хәрби хезмәткәрләр гаиләләре белән хезмәттәшлек оештырырга һәм мобилизацияләнгән халыкны әзерлек һәм хәрби күнегүләр урыннарына имин шартларда илтеп җиткерүне тәэмин итәргә кушты.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

Ватаныбыз иминлеге хакына
Ватаныбыз иминлеге хакына
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: