Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2022, 12:41

Спорт мәйданчыгы өчен тавыш бирделәр

Көн салкын булуга карамастан, бу көнне Варшавка авылы халкы бердәм булып теш дәвалау пункты алдында җыелды. Барысының да теләге бер -Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашып, анда җиңеп чыгу.

Спорт мәйданчыгы өчен тавыш бирделәр
Спорт мәйданчыгы өчен тавыш бирделәр

Көнүзәк мәсьәләләрне тикшерә башлаганчы, күңел ачу чаралары оештырылды. Авыл халкы каршында агитбригада үзләренең шаян һәм күңелле җырларын башкардылар, халык белән әйлән-бәйлән йөределәр. Күңелле итеп спорт бәйгеләре дә уздырылды. Шулай ук лотерея билетлары да уйнатылды, һәр билет
отышлы булып чыкты. Аннары халык үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Алар алдында муниципаль район хакимиятенең финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Илфат Хәмитов халыкны Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашуның максаты һәм шартлары белән таныштырды.
- Бу Программа халык үзе генә тормышка ашыра алмаган көнүзәк мәсьәләләрне финанс яктан хәл итәргә ярдәм итә, - дип белдерде. Арытабан сүзне Шәйморат авыл биләмәсе башлыгы Илвир Мидхәт улы Моратшин дәвам итте.
- Без бу программада берничә тапкыр катнашып, җиңеп чыктык. Шәйморат, Илтирәк, Грачевка авыллары үзләренең берәр көнүзәк мәсьәләләрен хәл иттеләр. Сезнең белән дә уңышка ирешергә тырышырбыз, - диде ул.
   Арытабан конкурста катнашып, район бюджетыннан акча алу өчен авыл халкының көнүзәк проблемалары тикшерелде. Алар өчәү: авылның Рәис Мөлеков урамында спорт мәйданчыгы булдыру; авыл урамнарының яктырту системасын ремонтлау; Бакча урамындагы автомобиль юлын ремонтлау.
  Җыелышта барлыгы 28 кеше катнашты һәм аларның күпчелеге Варшавка авылының Рәис Мөлеков урамында спорт мәйданчыгы булдыру өчен дәррәү
тавыш бирде. Илвир Мидхәт улы чыгымнарның күпме булачагын әйтеп ишеттерде. Ул 653 679 сум 04 тиен тәшкил итәчәк. Бу сумманың 495000 сумы республика бюджетыннан булса, 69479 сум 04 тиене - авыл биләмәсе бюджетыннан, 44600 сумына иганәчеләр ярдәм итсә, 44600 сумын халыктан җыярга туры киләчәк. Нәтиҗәдә, һәрбер йорттан 900 сум җыярга, дигән карарга килделәр.
  Шулай ук авылның актив кешеләре – Нурсилә Әминова, Регина Гарчу, Радмир Гыйззәтуллин, Вәсим Кәримов, Раил Рәхмәтуллин һәм Илшат Хәмидуллиннан торган инициатив төркем төзелде.
“Без җиңүебезгә ышанабыз!”, - дип бертавыштан белдерде варшавкалылар. Без дә үз чиратыбызда моның шулай булуына һәм бу спорт мәйданчыгында олысы да кечесе дә үзләренә кирәкле шөгыль табар, дип ышанып калабыз.
Алсу Кәримова.
Автор фотолары.

Спорт мәйданчыгы өчен тавыш бирделәр
Спорт мәйданчыгы өчен тавыш бирделәр
Автор:Алсу Каримова
Читайте нас: