Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2022, 15:38

Юлларны ремонтлау өчен

Прибельский авылының Медицина урамында яшәүчеләр “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашырга карар иттеләр. Җыелышны Прибельский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова ачты. Җыелучылар җыелышның рәисен һәм секретарен, шулай ук исәп комиссиясен сайладылар.

Юлларны ремонтлау өчен
Юлларны ремонтлау өчен

- Медицина урамында яшәүчеләр “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашырга дигән теләк белән чыктылар. Ул программа биләмәләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бүлүне күздә тота, - дип сөйләде Наталья Анатольевна.
Җыелышта катнашучылар бертавыштан “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу өчен тавыш бирделәр. Бу урамда яшәүчеләр территориаль җәмәгатькә берләште һәм программада катнашу өчен күпчелек тавыш белән юлны ремонтлау проектын сайлады.
Республика бюджетыннан 745 000 сум алу планлаштырыла. Проект җиңгән очракта, шул сумманың 10 процентын халыктан җыячаклар. Иганәчеләр дә ярдәм күрсәтәчәк.
Җыелышта Наталья Матюшина, Миләүшә Габбасова, Владимир Матюшин, Альмира Богданова, Фәнзилә Баемовадан торган инициатив төркем төзелде. Алар халыктан акча җыячак һәм эшләрнең барышын күзәтәчәк.
Акча артып калган очракта, урамнарны яктырту өчен өстәмә яктырткычлар сатып алу өчен файдаланылачак.

Юлларны ремонтлау өчен
Юлларны ремонтлау өчен
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: