Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2023, 10:16

Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде

Муниципаль районның егерме икенче утырышы үткәрелде. Йола буенча, сессия чикләрендә районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар, алдагы чорга максатлар һәм бурычлар билгеләделәр.

Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде
Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде

Ел нәтиҗәләре

2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга планнар турында район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров сөйләде.

- Соңгы елларда булган вакыйгалар бездә рух ныклыгы һәм дөреслекне яклау, билгеләнгән юл буйлап максатка юнәлешле бару кебек сыйфатлар тәрбияләде. Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясен күләмле һәм әһәмиятлерәк вакыйга алмаштырды - бер елга якын без Русия Федерациясе  мәнфәгатьләрен аның чикләрендә яклыйбыз.

2022 ел безнең авыл эшчәннәре өчен аеруча уңышлы булды. Заманча технологияләр куллану һәм уңай һава шартлары 180 мең тоннадан артык ашлык, 20 мең тонна көнбагыш орлыгы, 6 мең тоннага якын рапс орлыгы, 7 мең тоннадан артык җитен уңышы җыярга мөмкинлек бирде. Район авылларына газ үткәрү буенча федераль программа актив эшли. 870 йорт зәңгәр ягулыкка тоташтырылды һәм 2023 елда тагын 616 заявка үзенең үтәлешен көтә, - дип билгеләп үтте Альфир Фәрхәт улы.Шулай ук район хакимияте махсус хәрби операция зонасындагы яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашучы кырмыскалыларга рәхмәт белдерде.

“Артемида”ның уңышлары

Җыелучылар алдында “Артемида” токымчылык хуҗалыгы директоры Евгений Пожидаев чыгыш ясады. Санкцияләргә карамастан, токымчылык хуҗалыгы актив үсешә, дип билгеләп үтте ул.

- “Артемида” токымчылык хуҗалыгы сөт җитештерү күләме буенча алдынгы урында. 2022 елның 1 гыйнварына һәр сыердан елына - 7900, 2023 елның 1 гыйнварына - 8600 литр литр сөт продукциясе алдык. Бүгенге көндә һәр сыер көненә 34 литр сөт бирә. Бездә рекордсмен - тәүлегенә 70 литр сөт бирүче сыер бар, - диде Евгений Викторович.

Башка сораулар

Шулай ук җыелучылар алдында хакимият башлыгы урынбасары - финанс идарәсе башлыгы Илфат Хәмитов чыгыш ясады. Ул муниципаль районның 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның план чорына бюджеты турында сөйләде. Район Советы депутатлары бюджетны кабул итү өчен бертавыштан тавыш бирделәр. Моннан тыш, район Советы рәисе Ринат Шәйбәковның вәкаләтле органның 2022 елгы эше турындагы отчеты тыңланды.

Активистларны бүләкләделәр

Чара “Атайсал – кече Ватан” муниципальара форумында актив катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Рәвис Хаҗиевка, Илдар Кучаевка, Илмира Галиәхмәтовага, Илвир Моратшинга, Марат Әбүбәкеровка, Дамир Әхтәмовка, Альбина Насыйровага һәм Рәсүл Фәттаховка “Минем Ватаным – Атайсал” муниципаль форумын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Галия Кәримова.

Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде
Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: