Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2023, 12:30

Ил төкерсә, күл була

Көз көне без район гәзитендә Олыкүл авылы активистлары турында мәкалә бастырдык. Алар районда беренчеләрдән булып балаклавлар тегә башладылар һәм махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю өчен “Безнең патриот” волонтерлар штабын ачтылар. Хәзер актив хатын-кызлар командасы маскировка челтәрләре үрә башладылар.

Ил төкерсә, күл була
Ил төкерсә, күл була

Маскировка челтәрләре

Бу авыр эштә аларга битараф булмаган авыл халкы, шулай ук мәктәп укучылары ярдәм итә. Динара Гыйзатуллина, Ләйсән Баимова, Регина Новоселова һәм Галия Бикбаева - “Безнең патриот” волонтерлар штабының координаторлары булып торалар.

- Якташларыбыз алгы сызыкка киткән беренче көннәрдән үк без, Олыкүл авылы халкы, берләшеп, үзебезнең якташларыбызга ярдәм итәргә булдык. Маскировка челтәрләре хәрбиләргә хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен кирәк. Еш кына, челтәрләр күп гомерләрне коткара, безнең егетләрне дошман күзеннән яшерә. Дошманнарның пилотсыз аппаратлары биектән аларны күрмәсен өчен сугышчылар маскировка челтәрләре белән блиндажлар, хәрби техниканы каплыйлар, - ди Галия Бикбаева һәм Регина Новоселова.

Волонтерлар әйтүенчә, маскировка челтәрләре билгеле бер технология буенча, суны кире кагучы тукымалардан үрелә. Ә нигезе буларак балык тоту челтәре хезмәт итә. Ячейкаларның зурлыгы буенча тасмалар кисеп, станокта үрелә. Активистлар пиксель стилендәге рәсемне кабатларга тырышалар, шулай итеп күктән маскировка челтәрләре сизелми. Хаки, яшел һәм көрән төстәге тукымалар махсус хәрби операция зонасында кораллар һәм блиндажлар өчен маскировка челтәрләренә әверелә.

Олыкүл авылы волонтерларының челтәрләр ясау идеясе өлешчә мобилизация башланганнан соң барлыкка килә. Алар тукыма һәм балык тоту ятьмәләрен алганнар. Тукымалар һзм ятьмәләр, гадәттә, районның битараф булмаган кешеләре китергән акчаларга сатып алына. Мәсәлән, хатын-кызларга “Уфимская рыболовная компания” җәмгыяте зур ярдәм күрсәтә. Фирма челтәрләрнең бер өлешен бушлай, ә бер өлешен шактый ташлама белән биргән. Олыкүл авылыннан Илдар Шакирҗанов һәм Дамир Хафизов ятьмә үрү өчен станок ясаганнар.

Волонтерлар штабы координаторлары Прибельский, Иске Бәбеч, Ефремкино һәм Сәвәләй авылларын чыгым материалы белән тәэмин итәргә тырышалар. Аларга районның башка битараф булмаган кешеләре дә кушыла. Хәзерге вакытта волонтерлар үзләре тукымалар һәм челтәрләр үрү өчен ятьмәләр сатып ала башладылар.

“Лешего” костюмнары

Маскировка челтәрләреннән тыш, Олыкүл волонтерлары “Лешего” костюмын әзерли башлыйлар. Мондый идея Олыкүл авылында яшәүче Александр Новоселовка килә һәм ул маскировка костюмнары үрергә тотына. Галия Бикбаева әйтүенчә, республиканың башка районнарыннан да заказлар килә башлаган.

- Бу төр камуфляж разведка һәм снайпер отрядларында алтын урынына. Анда көрән-яшел төстәге пейзаж арасында ул дошманга күренмәскә мөмкинлек бирә, - диде Галия.

Арытабан волонтерлар хәрбиләр өчен җилдән һәм яңгырдан саклану өчен костюмнар тегәргә ниятли.

“Безнең патриот” штабы

“Безнең Патриот” волонтерлар штабы координаторлары районда яшәүче битараф булмаган кешеләрдән якташларыбыз өчен кирәкле әйберләр сатып алуда ярдәм көтәләр.

Волонтерлар штабы Олыкүл авылы, Карл Маркс урамы, 80 йортта – “Магнит” кибете бинасында урнашкан. Барлык сораулар буенча 8-917-80-88-514 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Без волонтерларыбызга авыр, әмма мөһим эшләрендә уңышлар телибез.

Алия Юлуева.

Ил төкерсә, күл була
Ил төкерсә, күл була
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: