Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2023, 12:20

Туган җиребез йөрәк түрендә

Ефремкино авылында Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы уңаеннан фестиваль үткәрелде.  

Туган җиребез йөрәк түрендә
Туган җиребез йөрәк түрендә

Ефремкино авыл биләмәсенең Күлләр авылы “Аек авыл – 2023” республика конкурсында актив катанаша. Зур булмаган бу авыл конкурсның муниципаль этабында җиңүче дип танылды. Соңгы ел ярым эчендә анда яшәүчеләр авылда спортны популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен, мәдәни йолаларны һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча бик күп эшләр башкарды. 

Ефремкино авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белән бергәләп “Чагу кыш – 2023” районара фестивале, “Гаилә белән ял итәбез”, “Кәсепләр: буыннан-буынга” осталык дәресе, таудан тюбингта шуу буенча район чемпионаты һәм башка чаралар үткәрелде. Проект ярдәмендә биредә талантлы, максатларына омтылган, тырыш һәм эшсөяр кешеләрне берләштерә. 

Туй йоласы

Үткән җомга көнне үткәрелгән Кече Ватан өчен файдалы эшләр фестивалендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Бу көнне Ефремкино авыл биләмәсе башлыгы Наталья Иванованың финанс ярдәме белән Күлләр авылы халкы казыган коены ачу тантанасы да булды. Авыл халкы кунакларга туй йоласын күрсәттеләр: кәләш белән кияү егете кунаклар белән бергәләп коега килеп, чиләкләренә су алдылар. Шуннан соң кәләш, өйдә муллык булсын дип, суның бер тамчысын да түкмичә, тулы чиләкләрне өйгә алып кайтты. Аннары һәр кунакны су белән сыйлады.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”

Ефремкино авыл мәдәният йорты фойесында “Аек авыл” конкурсының йомгаклау чарасы чикләрендә, кеча ватан өчен файдалы эшләр күргәзмәсе оештырылган. Анда нәрсә генә юк: кулдан киселгән токмач, чак-чак, талкан, корот, чәй, тушенка, куертылган сөт, шулай ук   шәхси ихатадан бал, үзләре теккән киемнәр, балаклава, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр, шәмнәр, мәктәп укучыларының Русия солдатлары һәи офицерларына язган хатлар һәм башкалар... Боларның барысы да район халкы тарафыннан якташларыбыз өчен әзерләнгән. Чара кунаклары маскировка челтәре үрү буенча осталык дәресендә катнаша алдылар. Активистлар, меценатлар һәм иганәчеләр, үзләренең кече ватанына ярдәм күрсәтүче районнан чыккан кешеләр, йолаларны һәм тарихи хәтерне саклауга үз өлешләрен кертүче туган якны өйрәнүчеләр турында сөйләделәр.

Активистларга – бүләкләр

Чараның тантаналы өлешен муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Исәнбаева ачты.

- Бүгенге чарада катнашучыларны сәламләүгә без чын күңелдән шат. Күпләр Күлләр авылының районыбызның аек авылы дип аталуын белә. Бу кечкенә авылда яшәүчеләр бергәләшеп спорт, мәдәният чараларында олысы да, кечесе дә актив катнашалар, - диде Гөлнара Мәкъсут кызы, Күлләр авылы халкына уңышлар һәм конкурсның республика этабында җиңүләрен теләде. 

Ул шулай ук Башкортстан Республикасында кече ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителгән 2023 ел барлык кырмыскалылар актив катнашкан “Атайсал” проектының дәвамы булып тора, дип билгеләде.

Бу чара ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга байтак гуманитар ярдәм күрсәтелде. 

Халыкның изге эшләре Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының, муниципалитет хакимиятенең һәм Ефремкино авыл советы авыл биләмәсенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Мәртәбәле кунаклар - Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Мансур Ахунов һәм республиканың Спорт министрлыгының физкультура, спорт туризмы һәм һәм спортның адаптив төрләрен үстерү бүлеге начальнигы Зөлфия Сәмигуллина кырмыскалыларның махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм итүдә һәм “Аек авыл” проекты чикләрендә чаралар әзерләүгә керткән өлешләренә югары бәя бирделәр.

- Бүген без халыкның махсус хәрби операциядәге якташ яугирләргә ничек ярдәм итүләрен күрдек. Беренчедән, хәрби кеше буларак, мин сезнең эчкерсез ярдәмегез, кулларыгыз һәм йөрәгегез җылысы катлаулы хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләргә бик кирәк, дип әйтә алам. Икенчедән, балалар һәм бөтен халык өчен аек яшәү рәвешен пропагандалау зур әһәмияткә ия. Минемчә, мондый халык белән без теләсә кайсы дошманны һәм теләсә нинди авырлыкларны да җиңәчәкбез, - диде Мансур Мөнир улы.

Авыл биләмәсе башлыгы Наталья Иванова Күлләр һәм Ефремкино авылларында яшәүчеләрнең барысына да “Аек авыл” конкурсы чикләрендә чаралар үткәрүдә һәм яктыртуда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, һәрберсен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән билгеләп үтте.

Ә үзешчән артистлар тамашачыларны моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерде.

Светлана Карпова.

Туган җиребез йөрәк түрендә
Туган җиребез йөрәк түрендә
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: