Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2023, 14:58

Гуманитар конвой җибәрелде

Март ахырында махсус хәрби операция зонасында булган Кырмыскалы һәм Архангель районнары яугирләренә гуманитар ярдәм һәм туганнарыннан посылкалар алып киттеләр.

- Гуманитар конвойны оештыруда һәм җыюда республика халкы, аерым алганда, Кырмыскалы һәм Архангель районнары, эшкуарлар, муниципалитетлар зур ярдәм күрсәтте. Без якташларыбыз янына мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов һәм Кырмыскалы районы хакимияте вәкиле, совет секретаре Вадим Канбеков белән бардык. Сугышчылар янына без тәү тапкыр гына бармыйбыз. Алар безне һәрвакыт җылы кабул итәләр, хәрби тормыш яңалыкларын сөйлиләр, көнкүрешен күрсәтәләр, кичерешләре һәм шатлыклары белән уртаклашалар. Аңлашыла, аларга безне озату күпкә авыррак, чөнки без туган ягыбызга кайтабыз, ә алар неонацизмга каршы көрәшүне дәвам итәләр. Апрель янә яңа гуманитар конвой белән барачакбыз, - диде Башкортстан эшкуарларының Волонтерлар штабы вәкиле Тимергали Уразгулов.

Яугирләргә сатып алган һәм якыннары җибәргән әйберләрнең барысы да илтеп тапшырылды.

- Юлда барганда Урал аръягыннан килгән фикердәшләр белән очраштык. Бераз вакыт табып, юл буендагы шәһәрләрне карап чыктык. Фәрештәләр аллеясында, Донбасс музеенда булдык, шулай ук нацистлар тарафыннан җимерелгән шәһәрләрне күрдек. Ярдәм көткән һәм якты киләчәккә ышанган кешеләр белән аралаштык, - дип уртаклашты Тимергали Уразгулов.

Хәзер киләсе гуманитар конвойны җыю башланачак. Аңа теләге булган һәркем кушыла ала.

ДЛЯ ЮРИДИЧЕСКИХ ЛИЦ:

АНО ЦЕНТР ПОДДЕРЖКИ ВОЕННОСЛУЖАЩИХ И ИХ СЕМЕЙ “Патриот”

Расчетный счет: 40703810906000003491

ИНН: 0203951820

КПП: 020301001

ОГРН: 1220200038057

Банк: БАШКИРСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ N8598 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 048073601

Кор. счет: 30101810300000000601.

 

ДЛЯ ФИЗИЧЕСКИХ ЛИЦ: акчаны “Пожертвование “ билгесе белән 8-937-300-00-54 телефон саны буенча Саклык банкы исәбенә яки 2202 2061 6146 2911нче санлы картага салырга мөмкин. УРАЗГУЛОВ ТИМЕРГАЛИ РАЛИСОВИЧ.

Юлия СОЛТАНОВА.

Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: