Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2023, 15:44

Изге эш башкаралар

Илтуган авылы клубында эш кайный - бер төркем активистлар маскировка челтәрләре үрәләр.  

Изге эш башкаралар
Изге эш башкаралар

Фәнил Булатов тукыманы материалны махсус җиһазландырылган урында тар кисәкләргә бүлә. Рәфис Шәйхетдинов челтәр кырларын махсус җеп белән эшкәртә. Ләйсән Ишмакова өйдән тегү машинасы алып килеп, ятьмә капчыклары тегә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә Лена Хуҗиәхмәтова, Мөслимә Аскарова, Роза Мозафарова, Фәридә Юнысова, Рим Бакиев, Айсылу һәм Рәфит Килдеяровлар корамалардан челтәр үрү белән мәшгуль.  

– Маскировка челтәрләрен без февраль аенда ук үрә башладык. Тәүдә Уфа шәһәрендәге “Щит” маскировка челтәрләре фондына барып осталык дәресе карап кайттык. Аны үрү нигезләренә өйрәндек. Клубта Фәнил Булатов белән аны үрү станогы эшләдек. Хәзер 3x6  метр зурлыктагы челтәрләр җитештерәбез. Мондый челтәрләр, һичшиксез, сугышчылар өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрне саклап кала ала, - ди Әфганстан ветераны Рәфит Килдеяров. 

Беренче челтәребез килеп чыкмады, киредән сүтеп үрергә туры килде. Интернеттан карап өйрәндек, тәҗрибә тупладык, аннан эш көйләнде, - диләр алар.  

– Тәүдәрәк челтәрне көн ярымда үрә идек. Аннары бер көндә, ә хәзер көненә икешәр маскировка челтәре үрәбез. Хәзер тирә-як авыллардан үзләре безгә өйрәнергә киләләр. Мәсәлән, яңарак кына Атҗитәр һәм Иске Бәбеч авылларыннан килделәр, - дип активистлар.    

Барлыгы алар 32 челтәр әзерләгәннәр. Аның унысын махсус хәрби операциягә җибәргәннәр дә инде. Тагын 22сен якын көннәрдә гуманитар конвой белән озатачаклар.  

Роза Мозафарова 30 ел колхозда сыер савучы булып эшләгән. Балалар үстергән. Әлеге вакытта хаклы ялда. Клубта маскировка челтәрләре үрә башлауларын ишетү белән, аларга кушылырга карар итә.

Лена Хуҗиәхмәтова да гомерен колхозда эшләүгә багышлаган. 

– Ике туганым да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Өлешчә мобилизация башлану белән күпләрнең якыннары үз теләкләре белән анда юлландылар. Кулдан килгәнчә якташларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Әгәр маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен коткарып кала икән, димәк, без изге эш башкарабыз. Тиз көннәрдә ил-көннәребезгә тынычлык килеп, егетләребез туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде, - ди Лена Хуҗиәхмәтова. 

Челтәрләр җитештерү өчен кирәк-ярак белән Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова тәэмин итә.

– Илтуган авылы активистларын ничек дип әйтү яхшырак булыр икән - алар изгелек күрсәтүче феялар, могҗиза тудыручылар, оста куллылар... Кыскасы, олы йөрәкле кешеләр. Көн саен авыл мәдәният йортына киләләр һәм барлык тырышлыкларын эшкә салалар, - ди Илмира Әнвәр кызы. 

Чынлап та, Илтуган авылында изге күңелле, эшсөяр һәм ярдәмчел кешеләр яши. Аларның игелекле эшләрендә уңышлар телибез.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА. 

Изге эш башкаралар
Изге эш башкаралар
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: