Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2023, 09:12

Мәктәп укучылары проект якладылар

Бекет мәктәбендә инициативалы бюджетлаштыру буенча проектларны якладылар.

Мәктәп укучылары проект якладылар
Мәктәп укучылары проект якладылар

Мәктәп командалары инициативалы бюджетлаштыру проектларын тәкъдим иттеләр һәм якладылар. 7-11нче сыйныф укучылары алдында үзаллы проектлар төзү һәм аларны гомум мәктәп җыелышларында тәкъдим итү кебек җиңел булмаган бурыч торды. Һәм алар моны уңышлы башкардылар. Әмма аларның идеяләре башка укучыларга никадәр ошаганын бәяләргә тавыш бирү

ярдәм итте. 5-11нче сыйныфлардан 89 укучы катнашты. Һәркем үз тавышын бер тапкыр бирә алды.

Бекет урта мәктәбенең исәп комиссиясе укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар өчен тавыш бирүгә нәтиҗә ясады. 10нчы сыйныф укучыларының командасы тәкъдим иткән “Интерактив лазер тиры” проекты җиңү яулады. Аның өчен 619 мең сум таләп ителә.

Башка проектларны да билгеләп үтәргә кирәк. Шулай, 7нче сыйныф укучылары “Заманча рус теле кабинеты”, 8нче сыйныфлар – “Волейбол мәйданчыгы”, 9нчы сыйныфлар – “Бию залы”, 11нче сыйныфлар – “Заманча тренажер мәйданчыгы” проектларын әзерләделәр.

Бу бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Командалар тәкъдим иткән һәр проект игътибарга лаек. Алар - әфарин! Барыгызга да уңышлар телибез! 

Маргарита Воронкина.

Мәктәп укучылары проект якладылар
Мәктәп укучылары проект якладылар
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: