Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2023, 15:23

“Бездә изге күңелле һәм тырыш кешеләр яши”

Урындагы үзидарә органнарына җаваплы бурычлар йөкләтелгән. Күп очракта авылларның инфраструктурасы, торак-коммуналь хуҗалыкта тәртипне тәэмин итү, биләмәләрне төзекләндерү һәм халыкның тормыш сыйфаты аларның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Бәйрәм алдыннан без Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтовага берничә сорау бирдек.

“Бездә изге күңелле һәм тырыш кешеләр яши”
“Бездә изге күңелле һәм тырыш кешеләр яши”

- Илмира Әнвәр кызы, авыл биләмәсенең үзенчәлеге нәрсәдә?

- Иске Муса авыл Советы составына Иске Муса, Яңа Муса, Илтуган, Актүбә, Аккүл, Арслан авыллары керә. Биредәге халык саны 1800дән артык. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең авыл биләмәсендә 38 бакча ширкатьләре бар. Димәк, яздан алып көзгә кадәр биредә яшәүчеләрнең саны берничә тапкыр арта.  

- Авылларда яшәүчеләр турында сөйләп үтсәгез иде.

- Безнең авыл биләмәсендә туган якларын чиксез яраткан, тырыш, уңган һәм бер-берсенә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер кешеләр яши. Һәрбер авылның абруйлы кешеләре - чын патриотлары бар. Беренче чиратта, Яңа Муса авылы старостасы Әнвәр Заһидуллин, Илтуган авылыннан Мидхәт Насыйров, Арсланнан - Мидхәт Гәрәев, Актүбәдән – Рәфис Мозафаров, Иске Мусадан Илшат Галиәхмәтовны әйтер идем. Аларның күбесе депутат булып торалар һәм халыкның төп мәсьәләләре алар аша үтә. Без алар белән тыгыз элемтәдә торабыз, һәм мин аларга рәхмәтлемен.

Урындагы үзидарәгә җәмәгать оешмалары да зур ярдәм күрсәтә. Озак еллар ветераннар советы рәисе булып торган Фәнүзә Әхәт кызы Йосыпова мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә, һәрвакыт халык белән элемтәдә тора. 20 елдан артык Хатын-кызлар советы рәисе Альмира Искәндәр кызы Гозәерова беренче чиратта халыкның сәламәтлегенә игътибар итә, сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча эш алып бара.

Авыл биләмәсе тормышында депутатлар актив катнаша. Алар бер эштән дә читтә калмый – авыл халкының мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәләр, төзекләндерү эшләрен башкару, обелисклар төзү, өмәләр яки күләмле чаралар үткәрү кебек төрле чараларда активлык күрсәтәләр. Безгә һәрвакыт ярдәм итүче активистлар да бар. Мәсәлән, элекке урманчы Альмир Галиәхмәтов һәрвакыт агач утыртуда катнаша.

- Сезнең активистлар беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә кушылды. Мәсәлән, искемусалылар “Солдатларга – башкорт короты” акциясен башлап җибәрделәр.

- Районның башка кешеләре кебек үк, махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизация игълан ителү белән, без эшкә кушылдык. Безнең якташ егетләргә ярдәм итәргә теләдек. “Солдатларга – башкорт короты” акциясенең инициаторлары - район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты һәм Иске Муса авыл китапханәсе. Хатын-кызлар советы әгъзалары һәм Иске Муса авылы волонтерлары мобилизацияләнгән якташларына корот әзерләп җибәрделәр. Флешмобка районның башка авыллары да кушылды. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт. Моннан тыш, без маскировка челтәрләре үрәбез, блиндаж шәмнәр ясыйбыз, гуманитар ярдәм җыябыз, төрле хәйрия акцияләре оештырабыз, кергән акчага хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле әйберләр сатып алабыз. Һәм шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез.

- Янгын хәвефсезлеге мизгеле башланды. Янгынга юл куймау буенча нинди эшләр алып барыла?

- Иске Муса авыл Советы биләмәсендә ирекле янгын сүндерү командасы оештырылган һәм ул уңышлы эшли. Ирекле янгын командасы әгъзалары - Руслан Юламанов, Ильяс Бәкиров, Азат Габитов халыкның милкен саклый. Ут белән саксыз эш итү еш кына фаҗигаләргә китерә. Янгын чыккан очракта, ирекле янгын сүндерү командасы шунда ук фаҗига урынына бара. Кызганычка каршы, быел бездә янгыннарның саны артуы күзәтелә. Без профилактика эшен көчәйттек һәм халыктан уяу булуларын сорыйбыз.

- Урындагы үзидарәнең төп бурычларының берсе - кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру. Авылларда күп кенә мәсьәләләрне Урындагы башлангычларны хуплау программасы хәл итә.

- Иске Муса авыл Советы әлеге программада алтынчы ел катнаша һәм биш тапкыр проект җиңеп чыкты. Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә Иске Муса авылының мәдәният йорты биләмәсе төзекләндерелде, МТЗ-80 “Беларусь” тракторы сатып алдык, Арслан авылындагы урам баганаларына лампочкалар куйдык, Аккүл авылында зират биләмәсен төзекләндердек.

Быел Урындагы башлангычларны хуплау программасында Яңа Муса авылы халкы катнаша. Аларның “Урамнардагы яктырткычларны капиталь ремонтлау” проекты җиңәр һәм авыл өчен мөһим бурычны хәл итәрбез, дип өметләнәбез.

- Авыл биләмәсендә тагын нинди проектлар тормышка ашырыла?

- Безнең кешеләр актив, үзләре инициатива күрсәтәләр. Мәсәлән, “Атайсал” проекты буенча Иске Муса авылының Яшьләр урамында парк булдырылды. Бу идеяне Байрас Шаһиев хуплый. Паркта меңгә якын агач утыртылды, футбол кыры төзелде, тренажерлар урнаштырылды. Киләчәктә дә бу объектны үстерәчәкбез. Нигездә яшьләр яшәгән яңа бистәдә матур урын барлыкка килде. Бу урында хәзер спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар үткәрелә. Ул халыкны үзенә тартып торган урынга әвереләчәк дип уйлыйм.   

“Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә Иске Муса авылында тукталыш урнаштырылды. Агымдагы елда Иске Муса авыл мәдәният йорты биләмәсендә балалар өчен уен мәйданчыгында йомшак өслек эшләргә планлаштырабыз.

- Авыл биләмәсендә туристларны үзенә җәлеп итә торган Зәңгәр күл һәм Ляуданских тегермәне кебек ике кызыклы объект бар.  Бу урыннарның популяр булуы аркасында проблемалар бармы?

- Ике һәйкәл дә Яңа Муса авылыннан ерак түгел урында урнашкан. Ляуданских тегермәне районның мәдәни мирас объекты. Бу 1915 елда төзелгән элеккеге сыра заводы цехы бинасы. Зәңгәр Күл - безнең районның энҗесе. Аның тирәсендә матур пейзажлар. Шуңа да бирегә республиканың төрле почмакларыннан бик күп туристлар килә. Туристлар килүе яхшы, әмма еш кына алар артларыннан бик күп чүп-чар калдырып китәләр. Кешеләр чүп-чар калдырмасыннан иде, чөнки җыештырылган урында түгел, ә чүпләнмәгән урында чиста.

– Тагын бер кызыклы проект тормышка ашырылды – Иске Муса авылында чүлмәкләр ясау остаханә эшли башлады. Районнан гына түгел, аннан читтә яшәүчеләр дә балчыктан әйберләр әвәләргә өйрәнергә киләләр.

- Проект Башкортстан Республикасы гражданлык җәмгыятенә ярдәм Фонды ярдәме белән республика башлыгы грантлары конкурсында җиңүче булды. Остаханәне Иске Муса мәдәният йортында ачтык. Биредә теләге булган һәр кеше өчен укыту һәм осталык дәресләре үткәрелә. Остаханә үсешүен дәвам итә. Узган ел “Үсеш ноктасы” яшьләр форумында оста Илдус Мөхәммәтьяров җиңүче булды һәм грант яулады. Ул шулай ук “Туристик сувенир” республика конкурсында катнашты һәм аның эшләре “Төбәк туристлык” статусы алды.

- Илмира Әнвәр кызы, бәйрәм якынлашып килә. Бу уңайдан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

- Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне якынлашып килгән бәйрәм белән котлыйм. Барсына да җиңел булмаган эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм тыныч күк телим.

Әлфия Әхмәдуллина әңгәмәләште.

 

“Бездә изге күңелле һәм тырыш кешеләр яши”
“Бездә изге күңелле һәм тырыш кешеләр яши”
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: