Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2023, 15:30

Изгелекле эшнең иге-чиге юк

Республиканың төрле почмакларында яшәүче хатын-кызлар сугыш хәрәкәтләре вакытында сугышчыларга бик кирәк булган маскировка челтәрләре үрәләр. Көн саен аңа күбрәк активистлар кушыла. Элек без районда маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлары турында язган бар иде. Кырмыскалы авылы активистлары да бу изге эшкә кушылдылар.

Изгелекле эшнең иге-чиге юк
Изгелекле эшнең иге-чиге юк

Район үзәгендә маскировка челтәрләре үрү идеясе мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтеры Илмира Бикбулатова һәм район хакимиятенең финанс идарәсенең бюджеты буенча баш икътисадчы Лилия Гайнетдиновага килә.

- Бер танышыбыз махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Аның аша маскировка челтәрләре җитмәвен белдек. Тәүдә Олыкүл авылындагы “Безнең Патриот” волонтерлар штабы координаторлары белән элемтәгә кердек. Башта үзебез аларга ярдәмгә бардык. Соңрак маскировка челтәрләрен үзебез ясый башларга дигән карар килдек. Безнең теләкне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, район мәгариф бүлеге башлыгы Андрей Матвеев, мәгариф оешмаларының үзәкләштерелгән бухгалтерияләренең муниципаль учреждениесе директоры Наил Базаргулов, Кырмыскалы авылының Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Эльвира Баязитова да хуплады. Ә кирәкле материалларны һәм фурнитураны безгә “Безнең Патриот” штабы бирә, - дип уртаклашты  алар.

Маскировка челтәрләрен үрү өчен Пионерлар һәм укучылар йортының актлар залы бирелә. Аны үрү җайланмасын Илмира Бикбулатованың тормыш иптәше Ришат Марат улы ясап бирә.  

Бу катлаулы эштә, буш вакыт булу белән мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясеннән, Кырмыскалы авылының Пионерлар һәм укучылар йортыннан битараф булмаган хатын-кызлар актив катнаша. Үрелгән һәр кисәккә волонтерлар аерым мәгънә сала. Чөнки бу кемнеңдер гомерен саклап калу, сугышчыны дошманнан яшерү мөмкинлеге бирә.

Активистлар битараф булмаганнарны маскировка челтәрләре үрүдә катнашырга чакыра.

Алия Шамилева.

Изгелекле эшнең иге-чиге юк
Изгелекле эшнең иге-чиге юк
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: