Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь , 10:05

“Рахат Ранчо”га рәхим итегез!

Кабак авылында “Рахат Ранчо” глэмпингы эшли. Ул Агыйдел елгасы буенда урнашкан һәм кырмыскалылар һәм республика халкы арасында гына түгел, ә башка төбәкләрдән килгән кунаклар арасында да популярлык яулый.

“Рахат Ранчо”га рәхим итегез!
“Рахат Ранчо”га рәхим итегез!

- Элек бу территориядә без ат туризмы һәм кымыз җитештерү белән шөгыльләнә идек. Соңрак ял йортлары төзү идеясе килде. Һәм 2021 елда без яңа форматта ачылдык. Глэмпингта безнең кунаклар табигать кочагында рәхәтләнеп вакыт үткәрә һәм атларда йөри ала. Соңгы елларда республикада туризм актив үсешә. Бу яхшы күренеш. Киләчәккә тагы да планнарыбыз күп, - диде аның хуҗасы Булат Мөхәммәтшин.
“Рахат Ранчо” территориясендәге барнхаус, мунча йорты һәм кечкенә йортларда яшәү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Барнхаус - ул Англиядә барлыкка килгән шәһәр читендә төзелгән йортлар стиле. Шулай ук ял итүчеләр өчен “Рахат Ранчо” территориясендә мунча һәм мунча чаны бар. Ә глэмпингтан 150 метр ераклыкта гына Агыйдел елгасы урнашкан.
- Мондый проектларның безнең авыл биләмәсендә гамәлгә ашырылуы сөендерә. Гаилә белән актив ял итәргә, дуслар белән тормыш ыгы-зыгысыннан бераз арынырга мөмкин булган урын барлыкка килде. Монда атта йөрү мөмкинлеге булуы да бик шәп, - диде Кабак авылыннан Гүзәл Арсланбәкова.
Туризмны үстереп
Башкортстан туристлар агымы арткан төбәкләр рәтенә керә. Төбәкнең туристлык инфраструктурасын үстерү исәбенә алдагы уңай динамиканы тәэмин итү мөһим. 2023 елда бу максаттан 1,5 миллиард сумга якын федераль акчалар җәлеп ителде.
Соңгы елларда республикада туристларны кемпингларда, глэмпингларда, ял базаларында урнаштыру өчен 600гә якын өстәмә номер барлыкка килде.
Баймак, Белорет, Бишбүләк, Ишембай, Учалы районнарында яңа туристик маршрутлар ачылды. Башкортстанның матур урыннары буенча электрон юл күрсәткечләре барлыкка килде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елында уңайлы туристлык мохитен үстерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла. Хәзер туризм өлкәсендә 400дән артык инвестпроект хәзер-эшкәртүнең төрле стадияләрендә.
Миләүшә ШАМИЛОВА.

“Рахат Ранчо”га рәхим итегез!
“Рахат Ранчо”га рәхим итегез!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: