Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь , 14:38

“Җәйге Шәйморатов уеннары”

Кырмыскалы авылында “Җәйге Шәйморатов уеннары”ның финалы үткәрелде.

“Җәйге Шәйморатов уеннары”
“Җәйге Шәйморатов уеннары”

Республика этабында төбәк ярышларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 29 команда очрашты. Уеннар җиңүчесе Русия Федерациясе Герое генерал-майор М.М.Шәйморатов исемендәге кубокка ия булды.  

Кырмыскалы авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган “Җәйге Шәйморатов уеннары”н ачу тантанасында балаларны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров сәламләде.

- Безнең район бүген республиканың иң актив һәм көчле балаларны кабул итә. Легендар генерал Миңлегали Шәйморатовның туган җире – Кырмыскалыда “Җәйге Шәйморатов уеннары”ның финалы үткәрелә. Алда сезне җитди сынаулар көтә. Барыгызга да уңышлар телим, - диде Альфир Сабиров.

БР Мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, республика  мәктәпләрендә 251 Шәйморатов сыйныфы бар, диде.

- Исәп буенча бу инде бишенче чара. Алар 7 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр барды. Җиде төбәк ярышында 181 команда катнашты. 29 иң көчле җыелма команда Русия Федерациясе Герое генерал-майор Шәйморатов исемендәге Кубок өчен көрәшәчәк, - диде Әлфия Закир кызы.

“Гарик” кушаматлы махсус хәрби операциядә катнашучы чарага чакырулары өчен рәхмәт белдерде.

- Үзем өчен генә түгел, махсус хәрби операциядә катнашучылар исеменнән сезне сәламлим. Илебез геройлары турында хәтерне саклавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Республиканың төрле почмакларыннан күп командалар килүе безнең зур бербөтен булуыбызныисбатлый. Без бердәмбулгандабезнеберкем дә җиңә алмаячак, - диде хәрби хезмәткәр.

Уеннарда катнашучыларга интеллектуаль викторина узарга, республиканың спилс-картасын җыярга, строй һәм җыр смотрында, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда, йолага әверелгән җәядән атуда, озынлыкка сикерүдә ярышырга туры килде.

“Җәйге Шәйморатов уеннары” финалын үткәрү хокукын Кырмыскалы районына юкка гына бирелмәгән. Узган елда Кырмыскалы гимназиясенең 5 а сыйныфы командасы ярышларда абсолют чемпион дип танылды.

Кырмыскалы гимназиясе командасы кураторы Вадим Шинов быел да җиңүгә өмет итә.  

- Финалга мәктәпнең 5А, 6А һәм 8А сыйныфларыннан өч команда чыкты. Алар төбәк этабында беренче урыннарны яуладылар. Бишенче һәм алтынчы сыйныфларның җыелма командалары - мин, ә сигезенче команданы хезмәттәшем Марат Таҗетдинов җитәкли. Без чарага ныклап әзерләндек - балалар көненә ике тапкыр күнегүләр ясадылар. Укучылар автомат җыю, физик әзерлек буенча югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, - дип уртаклашты Вадим Владимирович.

Бөрҗән районы командасы вәкиле Расих Даутов быел җәйге уеннарның финалында Абделмәмбәт мәктәбеннән 5нче сыйныф укучылары чыгыш ясавы турында сөйләде.

- Беренче тапкыр катнашсак та, укучылар да, мин дә җиңүгә әзер! Беренче урынны алырбыз дип өметләнәбез, - дип уртаклашты ул. Айлина Гимашева Уфа шәһәренең М.Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясенең 6 Б сыйныфында укый.

- Икенче ел сыйныфыбыз Шәйморатов исемен йөртә. Без үзебезнең легендар дивизия командиры исеменә тап төшермәскә тырышабыз. Бу һәр укучы өчен зур хөрмәт. Мин Русия Герое Миңлегали Шәйморатовның биографиясен җентекләп өйрәнәм. Бүген мин бераз дулкынланам, әмма интеллектуаль викторинада катнашачакмын, - дип уртаклашты Айлина.

“Җәйге Шәйморатов уеннары” финалын үткәрү мәйданчыклары булып физкультура-сәламәтләндерү комплексы, шулай ук узган ел капиталь ремонттан соң “Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” федераль программасы буенча ачылган Кырмыскалы авылының 2нче санлы мәктәбе торды. Мәктәп фойесында районның хәрби-патриотик клублары күргәзмәсе эшләде.

Җиңүчеләрнебүләкләү тантанасы Русия ГероеМиңлегалиШәйморатовныңтуганҗирендәузды. Уфаның 122нче гимназиясе, Баймак лицее, Күмертау, Яңавыл гимназияләре,Иглинрайонымәктәпләревәкилләре югарынәтиҗәләркүрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Кырмыскалы гимназиясенең 8 А сыйныфы - өченче, 5 А сыйныфы – беренче урын яулады, ә 6 А сыйныфы командасы абсолют җиңүчеләр булып танылды.Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләре Вадим Шинов белән Марат Таҗетдиновны котлыйбыз.

Әлфия Әхмәдуллина.

“Җәйге Шәйморатов уеннары”
“Җәйге Шәйморатов уеннары”
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: