Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь , 09:15

Йөрәк җылысын кушып

Олыкүл авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен аяк киемнәренә салу өчен олтыраклар әзерлиләр.

Йөрәк җылысын кушып
Йөрәк җылысын кушып

- Без махсус хәрби операциябашланубелән алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итәбез.Быел “Ышанычлы тыл” мессенджерында төркем булдырып, анда көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышабыз, кирәкле әйберләр җыюны игълан итәбез.

Башта без хәрбиләр өчен “коры душ” ясап җибәргән идек. Безнең посылкалар егетләргә барып җитте, һәм без алардан рәхмәт сүзләре алдык. Хезмәтеңнең кешеләргә файда китерүе куанычлы, - диде Олыкүл авылында яшәүче Раушания Кашафуллина.

Бүген волонтерлар мехлы олтыраклар әзерлиләр. Төркем лидерларының берсенең кибетендә эшләү өчен уңайлы урын булдырганнар: кирәкле җиһазлар куйганнар. Кирәкле әйберләр белән авылның битараф булмаган халкы ярдәм итә, дубленкалар һәм йонлы киемнәр китерәләр.   

- Эш көненнән соң без бергә җыелабыз. Кемдер кисә, кемдер материалга җилем-ПВА сала, ә калганнары буяуларны ябыштыра. Шуннан соң эшләнмәләр ике көн киптерелә. Ә аннары без аларны төрәбез. Озакламый бу посылкаларны без якташларыбызга салачакбыз. Сугышчыларның аяклары җылыда йөресен, - дип өстәде әңгәмәдәшче.

Инициатив төркемдә биш кеше: Раушания Кашафуллина, Нигора Хәсәнова, Филия Зәеткулова, Олеся Королева һәм Светлана Латыйпова. Эшләнмәләр әзерләүдә һәм гуманитар ярдәм җыюда Олыкүл авылы халкы булыша. Карлыман авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов волонтерларга актив ярдәм күрсәтә.

Гади булмаган һәм кирәкле эшләрендә волонтерларга уңышлар телибез.

Миләүшә Шамилева.

Йөрәк җылысын кушып
Йөрәк җылысын кушып
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: