Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь , 09:10

Хәтер Вахтасы-2024

“Русиянең эзләнү хәрәкәтләре” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Башкортостан Республикасындагы төбәк бүлеге республиканың эзләнү отрядлары командирларының советы үткәрелде.

Хәтер Вахтасы-2024
Хәтер Вахтасы-2024

Башта Волгоград өлкәсендә - 2024 елның маенда “Сталинград. Хәтер вахтасы – 2024” һәм 2024 елның августында Калуга өлкәсендә халыкара эзләү лагере - “Көнбатыш фронт” эзләнү экспедицияләренә нәтиҗә ясалды.

Анда Кабак, Иске Бәбеч, Камышлы, Кырмыскалы, Прибельский, Бозаяз, Подлуб мәктәпләре каршында оештырылган эзләү отрядлары да актив катнашты. Отряд командирлары - Эдуард Евгеньевич Еремеев, Ринат Мәсгут улы Яхин, Рәмзит Сәгыйть улы Галиәкбәров, Азат Салават улы Сөләйманов, Рамазан Раян улы Шәймәрданов, Геннадий Леонидович Игнатишин - эзләнү эшен дөрес оештыра алдылар. Нәтиҗәдә 7 кызылармеец табылды һәм эксгумацияләнде, аларның берсендә сугышчы турында мәгълүматлар булган медальон табылды. Бу мәгълүмат ярдәмендә һәлак булучының туганнары табылган.

Безнең районда тагын бер - сигезенче эзләнү отряды барлыкка килде. Аны Кырмыскалы авылы гимназиясендә оештырдылар. Аның командиры итеп Хәвефсезлек һәм саклау нигезләре укытучысы Марат Рим улы Таҗетдиновны сайланды. Бу отряд Башкортстанның Фәннәр академиясе каршындагы Русия Фәннәр академиясенең Археология һәм тарих бүлеге тарафыннан оештырылган “Чишмә фронты” исемле Башкортстан җирендәге борынгы курганнарны казуда эзләнү практикасын узарга өлгергән.

Командирлар советында шулай ук “Русиянең эзләнү хәрәкәте” җәмгыяте уставы бүлекләре буенча берничә мәсьәлә каралды, контроль-ревизия комиссиясе отчеты тыңланды, киләсе юбилей елына - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына эзләнү отрядларының эш планы билгеләнде.

Зәки Бикбаев, Кабак авылы лицееның “Йолдыз” эзләнү отряды командиры.

Хәтер Вахтасы-2024
Хәтер Вахтасы-2024
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: