Үзән
-17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 14:43

Безнекеләр – җиңүчеләр исәбендә!

Уфа шәһәренең Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе – ЭКСПО мәйданчыгында “Русиянең иң яхшы 100 товары – 2024” Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Безнекеләр – җиңүчеләр исәбендә!
Безнекеләр – җиңүчеләр исәбендә!

“Башкортстан продукты” проекты дипломантлары арасында “Кырмыскалы” кулланучылар җәмгыяте дә бар. Ул икмәк-күмәч изделиеләре – “Ремесленный” һәм “Фермерский” икмәкләре өчен Диплом белән бүләкләнде.

Шулай ук “Кырмыскалы” кулланучылар җәмгыятенең җитештерү мөдире Земфира Әминевага “Сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен” мактау билгесе тапшырылды.

Земфира Шәмсетдин кызы - икмәк-күмәч һәм кондитер изделиеләре җитештерү өлкәсендә 35 ел эш стажы булган белгеч.

- Үзебездә табигый икмәк пешерүебез миңа ошый. Мин үзебезнең продуктта тулысынча ышанам, чөнки ул файдалы һәм тәмле. Безнең предприятие йөздән артык төр продукция җитештерә. Мәсәлән, “Нуровский” икмәген без балаларга туклану өчен җитештерәбез, аны мәктәпләргә, балалар бакчаларына җибәрәбез. Анда тоз аз, - дип уртаклашты Земфира Шәмсетдин кызы.

Без “Кырмыскалы” кулланучылар җәмгыятен һәм Земфира Әминеваны котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез.

Юлия СОЛТАНОВА.

Безнекеләр – җиңүчеләр исәбендә!
Безнекеләр – җиңүчеләр исәбендә!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: