Конференция укучыларның музыкаль номерларыннан башланып китте. Михаил Михеев, “Нур” вокаль ансамбле һәм мәктәпнең Мөдәрис Сөләйманов исемендәге хәрби-патриотик клубы әгъзалары патриотик темага композицияләр башкардылар. Чарада катнашучылар балаларның чыгышларын алкышларга күмделәр. Конференциядә Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, башкорт шагыйре, драматург һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Дәүләтбирдина, язучы, әдәбиятчы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Леонид Соколов, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, районның Почетлы гражданины Мидхәт Рәҗәпов катнашты. Укучыларның эшләре туган як тарихына багышланды. Тугызынчы сыйныф укучысы Аделя Бикмәтова “Кантон системасы елларында идарә итү” дигән доклад белән чыгыш ясады.
- Мин конференциядә беренче тапкыр катнашам. Әзерләнергә җитәкчем Фәридә Фидрат кызы Бикмәтова зур ярдәм күрсәтте, - диде ул.
Тугызынчы сыйныф укучысы Сабина Мухачеваның эше “Борынгы туган яктарихы” (җитәкчесе – Гөлнара Байбулатова), бишенче сыйныф укучысы Анна Морозның “Русия дәүләтенә кушылу, Уфага нигез салу”га (җитәкчесе – Гөлнара Йосыпова) доклады белән чыгыш ясады. Сигезенче сыйныфтан Алина Волокушинаның чыгышы да үтә кызыклы булды. Аның эше халык күтәрелешләренә багышланган (җитәкчесе – Сания Абдиева). Анда ул Бозаяз авылында сотник булып хезмәт иткән һәм Пугачевның көрәштәше булган Канзафар Усаев турында сөйләде. Бишенче сыйныф укучысы Радмир Салихов “Революция. Гражданнар сугышы. БАССР мәга рифе” (җитәкчесе - Әлфия Салихова) 1917-1922 еллар турында сөйләде. Җиденче сыйныф укучысы Эмиль Канбәковның эше (җитәкчесе - Сөләйманов Азат Салават улы) Бөек Ватан сугышына багышланган. Эмиль С.С.Сөләйманов исемендәге хәрби-патриотик клубта тора, Бөек Ватан сугышы барган урыннарда казу эшләрендә катнашкан. Аның чыгышы 1941-1945 елларның катлаулы еллары турында барды. Конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алина Волокушина - беренче, Рад мир Салихов – икенче һәм Эмиль Канбәков өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
- “Башкортстан - мең еллар иле” китабы бик аңлаешлы телдә язылган. Сез җитәкчеләр белән зур фәнни эш башкаргансыз, - диде Тәнзилә Салих кызы.
Язучы Леонид Соколов балаларга уңышлар теләде.
- Бүгенге искиткеч бәйрәм өчен укучылар һәм оештыручыларның барысына да рәхмәт әйтәсе килә. Мин конференциягә өченче тапкыр киләм һәм чыгыш ясаганда балаларның күзләре ничек янганын күрәм. Төрле темаларга калган “Башкортстан - мең еллар иле” китабы мәктәп киштәләрендә булсын иде, - диде Леонид Алексеевич.
Мидхәт Рәҗәпов, китап уку, белем алу, ниндидер яңалык ачу өчен бик мөһим, дип ассызыклады.
- Айрат Сөләймановның китабы сезгә, укучы лар, үз төбәгегез тарихын яхшырак өйрәнергә ярдәм итәчәк, - диде Мидхәт Гандәлиф улы. Китап авторы Айрат Сөләйманов үзенең ничек язучы булып китүе турында сөйләде. Бу аның хоббие, ә эшкуарлык – аның төп эше.
- Безнең мәктәптә конференциядә булган нарның барысы да биредә бик талантлы балалар булуы турында әйтәләр. Балаларның шундый чыгышларын ишетү аеруча куанычлы, - диде Айрат Мөдәрис улы.
Бозаяз авылының Ф.Әсәнов исемендәге мәк тәбе директоры Лилия Сөләйманова конференциядә патриотик тәрбия темасының кызыл җеп булып үтүе турында сөйләде.
- Конференция инде унбишенче тапкыр үткәрелә. Балалар аны көтеп торалар, аңа әзерләнәләр, - диде Лилия Шамил кызы.
- Конференция инде 15 мәртәбә уздырыла. Балалар чараны көтеп алалар, аңа әзерләнәләр. Барлык коллектив исеменнән якташыбыз, районның Почетлы гражданины, меценат Айрат Мөдәрис улы Сөләймановка безнең чараларга һәм мәктәп кә ярдәм иткәне, очрашулар оештырганы өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Лилия Шамил кызы.
Чара яшь буынның туган як һәм илебез тарихын өйрәнү белән тирән кызыксынуын тагын бер кат раслады. Бу мавыгуны дәвам итәргә һәм тирәнәйтергә, балаларның алга таба үсеше өчен барлык шартларны тудырырга кирәк.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.