Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2024, 09:05

Безнең максат – Җиңүне якынайту

Сахай авыл биләмәсендә “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” волонтерлар штабы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.

Безнең максат – Җиңүне якынайту
Безнең максат – Җиңүне якынайту

Сахай авыл Советы башлыгы Рәшит Хөснетдинов инициативасы белән Сахай авылында волонтерлар штабы барлыкка килде. Актив яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр, махсус хәрби операциядәге якташлары
өчен окоп шәмнәре ясыйлар.

- Безнең авыл биләмәсендә бүгенге көндә ике штаб эшли, аларның берсе - Сахай авылының күпфункцияле клубында, икенчесе Бельский авыл клубында урнашкан. Эштән буш вакытта бирегә волонтерлар җыела, безне бер максат берләштерә – безнең Җиңүне якынайту, – дип сөйләде Сахай күпфункцияле клубының баш мәдәни чаралар оештыручысы Гөлнара Йөзлекбаева.
Авылның актив кешеләре җылы оекбашлар бәйлиләр, өч бармаклы перчаткалар тегәләр, подшлемниклар, маскировка челтәрләре үрәләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар.
Волонтерлар инде беренче тапкыр гына гуманитар ярдәм җыймый, күптән түгел алар безнең сугышчыларга посылка ларның чираттагы партиясен җибәрделәр. Авыл Советындагы халыкның көче белән бик күп җылы әйберләр, дарулар һәм
көнкүреш кирәк-яраклары җыелды. Бүген һәркемгә махсус хәрби операция зонасында якташларына ярдәм итүдә бердәм зур команда булу бик мөһим.

Туры элемтә барышында "Хәзер хәрби хезмәткәрләр, махсус операциядә катнашучылар - мөһим кешеләр. Махсус хәрби операция кешеләрне берләшергә этәрде. Киләчәктә дә аларга ярдәм күрсәтеләчәк, - дип Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклады.
Алия ЮЛУЕВА.

Безнең максат – Җиңүне якынайту
Безнең максат – Җиңүне якынайту
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: