Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2024, 16:29

Волонтерларны бүләкләделәр

Кырмыскалы авылында КПРФның республика комитеты беренче секретаре, БРның Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Юнир Котлыгужин “Кармаскалинцы СВОим” штабы волонтерлары белән очрашты. 

Волонтерларны  бүләкләделәр
Волонтерларны бүләкләделәр

Тантаналы шартларда активистларга партия бүләкләре, ә штаб җитәкчеләренә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.- Кырмыскалы волонтерлары эшчәнлегенә югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Штабта һәрвакыт яхшы атмосфера. Юнир Галимҗан улының кыска гына вакыт эчендә пенсионер-волонтерлар белән өч тапкыр очрашуы юкка гына түгел! Бу чыннан да уникаль штаб, - дип уртаклашты район Советы депутаты Хәсән Ибраков.

Туры элемтәдә Радий Хәбиров ассызыклаганча, хәзер хәрби хезмәткәрләр, махсус операциядә катнашучылар - мөһим кешеләр. Махсус хәрби операция кешеләрне берләшергә этәрде. Киләчәктә аларга ярдәм күрсәтеләчәк.


Ольга КӘРИМОВА.

Волонтерларны  бүләкләделәр
Волонтерларны бүләкләделәр
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: