Шушы көннәрдә авыл мәдәният йортында битараф булмаган авыл кешеләре җыелды, алар туганнарыннан һәм якыннарыннан еракта булган яугирләр өчен токмач кистеләр һәм тәмле күчтәнәч әзерләделәр. Җыелучыларның барысы да патриотлык рухта сугышчыларга ничек тә булса ярдәм итеп, тәмле ризыклар әзерләп, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тели.
Хатын-кызлар 150 йомыркадан камыр әзерләгәннәр, токмач кисеп, шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга сабырлык, сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр. Бу көнне Рәзилә Гайнуллина, Фәйрүзә Гаскарова, Флюра Мусина, Вәлимә Мусабирова, Галия Гайсина, Гөлсинә Үлмәскулова, Рәсидә Әхмәрова, Зөлфия Юлдашбаева, Гөлсинә Гәрәева токмач хәзерләүдә булыштылар. Ә Лилия Мусина, Илшат Газизуллин он белән йомырка алып килде. Ә кайбер хуҗабикәләр, үз өйләрендә токмач кисеп, авыл мәдәният йортына китерделәр.
Хәзер изге теләкләр белән әзерләнгән ризыклар, чираттагы гуманитар конвой белән алдынгы сугышчыларга озатылачак. Әзерләнгән ризыклар һәм кирәк-яраклар туган якны, өйне һәм әниләренең җылы кулларын искә төшереп, сугышчыларга көч биреп торыр дип ышанабыз.
Мондый игелекле эштә активлык күрсәткән өчен барлык хатын-кызларга, авыл халкына, кунакларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Регина ТОЛСТЫХ.
Яңа Кыешкы авылы.