Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар , 18:05

Аферистларның “капканына” эләккәннәр

Район халкы җинаятьчеләргә акча бирүләрен дәвам итәләр. Районда яңа мошенниклык очраклары теркәлгән.

Аферистларның “капканына” эләккәннәр
Аферистларның “капканына” эләккәннәр

Сезнең туганыгыз әсирлеккә төште...

Җинаятьчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә барып җиткәннәр. Алар Прибельский авылында яшәүче хатынны куркытып, аңардан зур суммада акча алганнар.

Ф.Римага (исеме үзгәртелде) мессенджердан шалтыраттылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучысы туганы әсирлектә булуын хәбәр иттеләр. Аңа аның белән телефоннан сөйләшү өчен 100 000 сум акча күчерергә кушалар.

Зыян күрүче күрсәтелгән номерга кирәкле сумманы күчерә. Ләкин мошенник моның белән генә тынычланмый, аңа басым ясап, кабат-кабат 50 000, 87 000, 80 000, 55 000 сум акча таләп итә, ләкин туганы белән сөйләштерми.  Гомумән алганда, Ф.Рима мошенникка басым астында 371 000 сум акчасын күчерә.

Мошенниклар сайтында товар заказ иткән

Бельский авылында яшәүче Интернетта металл прокат җитештерү белән шөгыльләнүче предприятие сайтын тапкан. Ул үзен кызыксындырган товарга бәяләр белән кызыксынып, күрсәтелгән электрон почтага запрос җибәрә.

Соңыннан, аны китерү турында “менеджер” белән килешкәч, ир компаниянең счетына акчасын түли. Берничә көннән зыян күрүче автомобильгә товар төялгән һәм күрсәтелгән адрес буенча килергә чыгуы турында электрон хат ала. Ләкин товар билгеләнгән урынга килеп җитә алмый.

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче ялган менеджер белән элемтәгә керергә тырышып карый, аңа электрон почтага яза, әмма җавап килми. Соңрак интернетта акча күчерелгән предприятие җитәкчесенең контакт мәгълүматларын таба. Аның белән элемтәгә кергәч кенә, аферистларга эләккәнен аңлый. Зыян 623 485 сум 85 тиен тәшкил итә.

Инвестицияләрдә “акча эшләгән”

РФ Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегенә Кырмыскалы кешесе мөрәҗәгать итә. Ул “инвестицияләр”гә 114 200 сум акча салган.

Кырмыскалы авылында яшәүче мессенджерда инвестицияләр турында реклама күрә һәм ялган инвестор белән элемтәгә кереп, инвестицияләүдәге уңай яклар турында белеп, җинаятьченең счетына 50 мең сум акча күчерә.

Берничә көннән иргә 642 124 сумлык арттырылган инвестицияләр нәтиҗәләре турында отчет җибәрәләр. “Инвестор” сүзләренә караганда, биржадан керемне чыгару өчен тапкырланган табыш суммасыннан 10% күләмендә комиссия түләргә кирәк.

Зыян күрүче күрсәтелгән счетка 64 200 сум күчерә. Җинаятьче хәбәр итүенчә, 3 календарь көн эчендә отыш килергә мөмкин. Берничә көннән иргә кертелгән комиссиянең суммасы җитми дип, кире кагалар.

Мошенник тагын 64 200 сум күчерсәң, элек кертелгән бөтен сумманы кире кайтарырга вәгъдә итә. Шуннан соң гына зыян күрүче аферистларның “капканына” эләгүен аңлый.

Мошенникларның хәйләләренә ышанмагыз!

РФ Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Динар Сәйфуллин сүзләренә караганда, 2023 елда районда 10 607 456 сумлык 51 мошенниклык очрагы теркәлгән.

- Инвестицияләр мошенниклыкның иң киң таралган схемаларыннан берсе булып тора. Аферистлар – әңгәмәдәшчене үзенә җәлеп итәргә һәм кешене алдап акча күчерергә күндерә белгән яхшы психологлар. Еш кына җинаятьчеләр алдау өчен чын брокерлык компанияләреннән аеруы кыен булган сайтлар төзи.

Күпчелек мошенник брокерлык платформаларының алдау асылы финанс базарларында җиңел акча эшләү вәгъдәләреннән гыйбарәт. Иң элек мондый тәкъдимнәрдә югары табыш алу мөмкинлеге сагайтырга тиеш, - диде Динар Гизәр улы.

Хөрмәтле район халкы, сак һәм уяу булыгыз һәм чит кешеләргә ышанмагыз. Әгәр дә сезгә шикле тәкъдим иткәннәр икән, туганнарыгыз белән элемтәгә керегез һәм полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Исегездә тотыгыз, уяулык һәм саклык - мошенниклыкка каршы көрәштә иң яхшы ысул.

Галия Кәримова.

Аферистларның “капканына” эләккәннәр
Аферистларның “капканына” эләккәннәр
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: