Үзән
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь , 10:55

Бәрәңгенең дә үз бәйрәме бар

Районыбызда “Аек авыл” республика акциясенең муниципаль этабына старт бирелде. Сарт-Чишмә авылы халкы бу мөһим һәм абруйлы инициативага беренчеләрдән булып актив кушылды һәм сәламәт, мәдәни ял чын мәгънәсендә халыкны берләштерүен исбатларга булды.

Бәрәңгенең дә үз бәйрәме бар
Бәрәңгенең дә үз бәйрәме бар

Акция чикләрендә, шул көннәрдә Александр Матросов урамында яшәүчеләр киң колач белән бәрәңге бәйрәме үткәрделәр. Эш сөючән хуҗабикәләр һәм оста ирләр бу чарага ныклап әзерләнгәннәр: ишегалдында матур күргәзмә оештырганнар. Кунаклар борынгы хуҗалык кирәк-яракларын, бакчада эшләү өчен кирәкле коралларны, бәрәңгедән һәм башка милли ризыклардан ясалган дистәләгән затлы һәм туклыклы ризыкларны күрделәр, шулай ук, биредәге осталарның кул эшләренә сокланып карап тордылар. Сартчишмәлеләрне авыл биләмәсе башлыгы Фәнзия Өмәткулова бәйрәм белән котлады. Ул якташларына активлык күрсәтүләре, оешканлыклары һәм яңа изге башлангычларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәмдә катнашучыларга шулай ук, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәткулов, "Табын " башкорт ыруыннан булган җитәкче, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Фәргать Котлыбаев һәм педагог-ветеран Клара Абакачева җылы сүзләр һәм изге теләкләр җиткерделәр. Бәйрәмне оештыручылар - Альфира Мингалиевага, Рәсимә Шведковага, Айгөл Атнагуловага, Рәмзилә Биктимеровага һәм Вилдан Осиповка аерым рәхмәт. Нәкъ менә аларның тырышлыгы бу көнне истә калырлык итте. Яңа Кыешкы авыл мәдәният йорты үзешчәннәре Рәмис Хафизов, Вәлирә Гайнуллина, Зөһрә Сираҗетдинова, Мөнирә Фәйзуллина, Роза Кәримова, Сәймә Сәгадиева һәм вокаль ансамбль чыгышлары кичәнең чын бизәге булды. Бәйрәм, тиешенчә, кайнар чәй эчү белән тәмамланды. Сарт-Чишмә авылы халкына чын күңелдән “Аек авыл” бәйгесендә генә түгел, ә иң мөһиме - эчкечелек дип аталган явызлыкка каршы көрәштә дә уңышлар телисе килә. Ә моның өчен аларның барысы да бар: рух көче, бердәмлек һәм күңелле, мәдәниятле һәм күңелгә файда китереп ял итүнең искиткеч үрнәге.

Фәйруза КОТЛЫБАЕВА.

Бәрәңгенең дә үз бәйрәме бар
Бәрәңгенең дә үз бәйрәме бар
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас