Гадәттә, өмәгә иң җитез, уңган хатын-кызлар чакырыла, чөнки каз йолку үзенә күрә осталык таләп итә. Кошны котлы куллы ир-егет чалса, ите йомшак, тәмле була, диләр халыкта. Байлык, муллык бәйрәменә әверелгән Каз өмәсе “Аек авыл” конкурсы чикләрендә Сарт-Чишмә авылында шаулап-гөрләп үтте. Чынлап та, бергәләшеп эшләнгән эш үзе үк бәйрәм төсе ала. Җырлый-җырлый, матур теләкләр теләп эшләнгән эш һә дигәнче эшләнеп тә бетә. Барлык Сарт-Чишмә авылы халкы белән берлектә башкарылды бу күңелле бәйрәм. Каз өмәсе үзенең эченә алган бәләкәй генә йолалары белән дә бай. Шул йолаларны тиешенчә үтәп, эшне тиз ыратып, төгәлләп тә куйды уңган өмәчеләр. Иң соңыннан ямьле тирмәдә өмәчеләргә өлешләп каз ите, аш ашатып, рәхмәтләр әйтеп озатып калды йорт хуҗабикәсе Альфира Сабитова.
Әйткәндәй, йорт хуҗабикәсе, 76 яшьлек Альфира Сәетгәрәй кызы ел саен күп итеп каз алып үстерә һәм шушылай итеп өмәләр үткәрә. Гафури районының Юлык авылында туып үскән ул. Сарт-Чишмә авылына 1969 елда килен булып төшкән һәм тормыш иптәше Фәнүз Мөхәмәтгали улы белән матур йорт салып чыкканнар.
- Ел саен 36 каз һәм үрдәк алып үстерәм. Балаларга да, үзебезгә дә җитә. Вакытында малын да тоттык. Кош-корт, мал карарга яратам. Фәнүз абыегыз мәрхүм булганга 12 ел тула. Ике улымны югалту кайгысы да кичерергә туры килде. Кече улым махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды, - ди Альфира Сабитова.
- Казлар – бик акыллы кош-кортлар бит ул. Алар мине генә түгел, хәтта, машинамны әллә кайдан танып, үтеп киткәндә каңгылдашып торып калалар. Шөкер, туганнарыбыз, күрше-күләннәр, дуслар белән бергәләп кыш буе каз ите белән сыйланабыз. Әнием бигрәк тә кунакчыл кеше ул. Махсус хәрби операциядә һәлак булган улы истәлегенә ул акча бүлде. Бу акчага авыл халкы белән бергәләп клуб бинасын коймаладык, авылга кергән җиргә стела куйдык. Гомумән, барлык Сарт-Чишмә авылы халкы бик тату, бер-берсе белән аралашып, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп яшиләр. Өмәләрдә, авылда үткәрелгән барлык бәйрәмнәрдә бик актив катнашалар, - дип өсти Альфира Сабитованың кызы Фәнзия Фәнүз кызы.
Әйе, шундый бәйрәмнәр гөрләп уза икән, димәк, авылларыбызның яме һәм коты саклана, иң мөһиме – халкыбызның милли йолалары югалмый, буыннан-буынга күчә, дәвам итә. Киләсе елда да кош-кортларының уңуын, үзләренә сәламәтлек, дөньяга иминлек теләп, рәхмәтләр әйтеп таралышты өмәчеләр бу кунакчыл йорттан.
Розалия НАЗАРОВА