Бу чара “Аек авыл” республика конкурсының муниципаль этабы чикләрендә үткәрелде.
- Сартчишмәлеләрнең Сарт-Науруз авылыннан чыгуы турында барыбыз да беләбез. Шулай булгач, без барыбыз да туганнар дисәң дә була. Бүгенге дусларча турнирга килүчеләрнең барысына да рәхмәт. Яшьләрнең күбесе эштә булу сәбәпле, өлкән яшьтәгеләрнең килүе бәйрәмебезгә олы мәртәбә өсти, - дип сәламләде чарада катнашучыларны Яңа Кыешкы авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнзия Өмәткулова.
- Сезнең барыгызны да шушы матур көнне, ямьле табигать кочагында үткәрелгән күркәм бәйрәмдә яхшы кәефтә күрүемә бик шатмын. “Аек авыл” конкурсы чикләрендә үткәрелгән чаралар яхшы нәтиҗә бирә. Әлбәттә, мондый бәйрәмнәрне үткәрүе җиңел түгел, күп тырышырга, актив булырга туры килә, әмма мондый чаралар зур тәҗрибәгә ия. Алкогольле эчемлекләр куллануның яхшы түгел икәнен барыгыз да беләсез. Моны аңлаганнарның сәламәт тормыш рәвеше алып баруы куандыра. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, - диде үзенең чыгышында район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Илсөяр Гыйззәтуллина.
- Матур бәйрәмгә җыелдык. Аны оештыручыларга олы рәхмәт белдерәм. Ике авылны берләштергән мондый очрашулар якын-тирәдә булганы юк иде әле. Шундый чаралар ешрак үтеп торсын, авыллар аек, төзек булсын, яшьләребез авылда калсын, алар өчен эш урыннары булсын. Иң мөһиме – дөньяларыбыз имин булсын, - дигән ялкынлы сүзләр белән чыгыш ясады бәйрәм кунакларының берсе – Яңа Кыешкы авыл Советы ветераннары советы рәисе Риф Йөзлекбаев.
Махсус хәрби операцияладә катнашучы, хәрби хәрәкәтләр ветераны Альмир Үлмәскулов җитәкчелегендә райондашлар бил язып, зарядка эшләп алгач, кызу ярыш башланып та китте. “Эчкелеккә каршы аргумент” дигән тәүге бәйгедә якташлар бер-бер артлы ни өчен эчәргә ярамый икәне турында бәян итте. Арытабан барысы да футбол мәйданчыгында көч сынашты, аркан тартышты, ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да гер күтәрү бәйгесендә актив катнашты. Ә бу вакытта сәхнә түрендә талантлы якташларыбызның моңлы җырлары яңгырады. Бәйрәм ахырында бәйгеләрдә иң актив катнашучылар Почет грамоталары белән бүләкләнде, бай табын артында тәмле карабодай боткасы һәм төрле татлы ризыклар белән сыйланды. Фәнзия Фәнүз кызы бу ике авылның барлыкка килү тарихы турында аңлатма биреп үтте.
- 1712 елда Сарт-Науруз авылы барлыкка килгән. Шул авылдан чыккан берничә гаилә әлеге Сарт-Чишмә авылы урынына килеп утырган һәм шулай итеп яңа авыл хасыйл булган. Сарт ыруы вәкилләре яшәгәнгә, авылларның икесенең дә исемендә бу сүз бар. Чишмәләре күп булгач, авылыбызны Сарт-Чишмә дип атаганнар. Бөек Ватан сугышы вакытында, ягъни 1941 елда, шикәр заводы эвакуацияләнгәч, безнең авыллар арасында Прибельский касабасы барлыкка килгән. Моңа кадәр авыл Советы да Сарт-Науруз авылында булган. Сарт-Чишмә авылы халкы барлык йомышы белән шунда йөрегән. Менә әле, күп еллар үткәч, без шушы ике авыл арасына “дуслык күпере” салдык. Спорт ярышлары, уен-көлке, җыр-моң белән үрелеп барган бу чараны Халыкара аеклык көнендә оештырырга булдык, чөнки Сарт-Чишмә һәм Сарт-Науруз авылларының икесе дә “Аек авыл” республика конкурсының муниципаль этабында катнаша, - диде ул. Сәламәт тормышны пропагандалауга багышланган чарадан барысы яхшы кәеф һәм арытабан тормыш көтү өчен бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман алып кайтты.
Розалия НАЗАРОВА.
Автор фотолары.