Үзән
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь , 09:10

Сезон арасында кырмыскалыларга кайда барырга?

Җәйге җылы кичләр артта калды, агачлардан яфраклар коелды, сериаллар карарга һәм вакытны дүрт стена эчендә үткәрергә күнекмәгәннәргә күңелдә боек булып калды. Ләкин бу төшенкелеккә бирелергә сәбәп түгел, ә хәлне алыштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Без сезнең өчен күрше районнарның һәм үзебезнең истәлекле урыннарын карарга, яңаларын ачарга мөмкин маршрутлар әзерләдек.

Сезон арасында кырмыскалыларга кайда барырга?
Сезон арасында кырмыскалыларга кайда барырга?

Күршеләрдән башлыйк. Бездән якында гына, Чишмә районында, “Турахан” күчмә цивилизацияләр музее урнашкан. Урын чыннан да искиткеч, анда бару борынгы халыкларның көнкүрешен ничек матур һәм атмосфералы итеп тергезелүен күрү өчен кирәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, чыннан да, бу территорияне күркәм һәм заманча туристлык комплексына әйләндереп, тарихны җанландыра.

Бер версия буенча, Тура хан XIV гасыр башында башкортлар белән идарә иткән, аның ставкасы Агыйдел буендагы Туратау тавында була. Хәзер бу урында Уфаның “Зеленая роща” шифаханәсе урнашкан. Икенче версия буенча, Тура хан-Урал тауларының ике ягында да абруйлы Басман ханның абыйсы җирләр белән идарә иткән. Тура ханны абыйсы Басман белән бергә үзара сугышта үтерәләр.

Шулай ук Тобольск районында Иртыш буйлап күчеп йөргән Чыңгызхан токымы Тура-хан – чингизид дигән версия дә бар. Туганнары белән каршылыклар аркасында ул Көнбатыш Себердән китәргә мәҗбүр була һәм башкорт җирләренә урнаша.

Әйткәндәй, 30 октябрьдә өлкән буын кырмыскалыларга Тура хан мавзолеена барырга тәкъдим итәләр. Монда катнашу өчен “Башкортстан озын гомерлелек. Туризм. соцтуризмрб.РФ” сайтында теркәлергә һәм заявка бирергә генә кирәк. Район буенча җавплы Эльмир Миһрановка 7(987) 483-06-02 телефоны буенча сораулар бирергә мөмкин.

Аскын мәгарәсе

Архангель районында Башкортстанның иң гаҗәеп табигый энҗеләренең берсе - Аскын боз мәгарәсе яшеренгән. Бу исем белән ул кайдадыр төньякта булырга тиеш кебек тоелса да, ул нәкъ менә шушында, безнең якларда. Мәгарә үзенең исемен ерак түгел урнашкан Аскын авылы исеменнән алган. Ләкин аның төп тылсымы эчтә урнашкан.

Аскын мәгарәсе - чын җир асты сарае, аның патшабикәсе - мәңгелек туңлык. Хәтта җәй көне дә монда гаять зур боз катламнары ята, ә керү юлында сезне сакчыларга охшаган боз сталагмитлары каршы ала. Әйдәгез тикшерик:

* Сталактитлар - мәгарә түшәменнән асылынып торган боз “бармаклары”

* Сталагмитлар - идәннән сталактитларга каршы үсеп утыручы боз баганалары. Алар очрашканда һәм бер колоннага кушылганда, сталагнат килеп чыга.

Мәгарәгә керү - ул гаять зур арка, ә эчтә акылга сыймаслык акустика хөкем сөрә. Бу урынга бару башка үлчәмгә сәяхәткә охшаган - серле, салкын һәм искиткеч матур. Алдан экскурсиягә язылырга кирәк. Экскурсия турында тулырак мәгълүматны сайтта һәм +7 917 473 21 42 телефоны буенча белергә була.

Кыргый табигатьтән экзотикага кадәр: Гафури районы

Ниндидер гаҗәеп нәрсә телисең икән, Гафури районына рәхим итегез.

Монда сезне гаҗәеп урын - тәвә кошы фермасы көтә. Биредә дөньядагы иң зур кошларны күзәтергә була. Бу балалар белән сәяхәт итү өчен бик уңайлы, алар зур страусларны сокланып карап йөриячәк.

Дөресен генә әйткәндә - бу чын зоопарк. Биредә хайваннарны ашатырга һәм аларның тормышы һәм гадәтләре турында кунакчыл хуҗалардан күп кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин. Монда боз мәгарәсеннән алып Африка кошларына кадәр онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итә.

Уфаны яңадан ачабыз

Уфага килгәндә, әлбәттә, кыска вакыт эчендә башкалабыз танымаслык булып үзгәрде. Салават Юлаев проспекты буйлап барганда, син инде, элеккегә караганда бөтенләй, башка шәһәргә килеп кергәндәй хис итәсең. Биек йортлар сине туп-туры көрәш сараена алып бара. Кемдер бу урын көрәш өчен генә тәгаенләнгән дип уйласа, бик нык ялгыша. Биредә футбол, волейбол, баскетбол һәм күңел теләгән башка секцияләр дә бар. Бу чын спорт кластеры, монда бөтен гаилә белән килергә мөмкин.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның хыялы тормышка ашты - көрәш сарае киләчәк буыннарга гасырлар буе хезмәт итә һәм яңа чемпионнар тәрбияли торган монументаль корылма. Уфада шулай ук шау-шулы аквапарк та, бассейннар да, ел буена чәчкәгә күмелеп утырган “Лимонарий” оранжереясы да, Ботаника бакчасы да, мавыктыргыч музейлар да бар. Шәһәр буенча экскурсияләр дә бик популяр. Биредә яшәүчеләр хәтта туристларга караганда да үз шәһәрләрен азрак белә, чөнки аның тарихы һәм урамнары белән беркайчан да кызыксынмыйлар, диләр.

Бирегә килгәндә Совет мәйданындагы генерал Шайморатов һәйкәле янында мотлак тукталырга кирәк. Бу көч һәм хәтер урыны. Безнең ата-бабаларыбыз җирләребезне басып алучылардан сакларга нәкъ менә шушыннан киткәннәр, ә хәзер аларның балалары һәм оныклары аларның йолаларын дәвам итәләр. Генерал Шәйморатов та, ул вакыттагы кебек, ил сакчыларын озатып кала.

Чөнки нәкъ менә ул, үз енең тәҗрибәсе һәм осталыгы аркасында, составын оста алып барган һәм югалтулар аз булган. Бу монумент һәйкәл генә түгел, ә бурыч, намус һәм буыннар дәвамы символы. Шулай булгач, өйдә утырмагыз, әле сәяхәтләр өчен иң уңайлы вакыт. Үзегез өчен яңа урыннар ачыгыз. Якты тәэссоратлар сезгә.

Ринат ШӘЙБӘКОВ.

Сезон арасында кырмыскалыларга кайда барырга?
Сезон арасында кырмыскалыларга кайда барырга?
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас