- Хөрмәтле дуслар, безнең биләмәдә яшәүчеләр! Бу искиткеч бәйрәмне – КВНны үзебездә кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Бүген без монда тамашачылар һәм катнашучылар буларак кына түгел, ә бер зур һәм тату гаилә буларак җыелдык. КВН - талантларны ачу, безнең нинди күңелле, креатив һәм битараф булмаганлыкны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек ул. Барлык командаларга да тапкырлык, позитив һәм безгә бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итүләрен телим! Әйдәгез, бергәләп юмор кичәсе ясыйк! - диде Ильвина Илшат кызы.
Иң зирәк һәм тапкыр исеменә дүрт команда көрәште: "Ква-ква" (Николаевка авыл Советы), "Планета хуҗалары" (Сәвәләй авыл Советы), "Эко-бригада" (Прибельский авыл Советы), "Капчыктагы без" (Сахай авыл Советы).
Аларга "Визитка" конкурсында үз командасын ачык һәм оригиналь рәвештә тәкъдим итәргә, тамашачылардан һәм жюридан ("Импровизация") кызыклы сорауларга үткен җаваплар эзләргә һәм танылган фильмнар һәм мультфильмнар геройларын ("Озвучка") яңгыратырга кирәк иде.
Барлык чыгышлар да бердәм тема - табигатькә мәхәббәт, планетаның чисталыгы турында кайгырту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән сугарылган иде. Жюри алдында катлаулы бурыч торды: һәр чыгышны өч баллы система буенча бәяләргә һәм иң яхшыларын билгеләргә.
Залда дәртле, шаян көлүләр һәм җанатарларның көчле алкышлары бу кичәнең атмосферасын җанландырып торды. Чагу, шаян һәм чын-чынлап көлкеле номерлар беркемне дә битараф калдырмады. Бүләкләү тантанасын район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Хәертдинов үткәрде. Ул барлык катнашучыларга җылы атмосфера тудырганнары һәм искитмәле уен башкарганнары өчен рәхмәт белдерде, командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
3нче урында - "Планета хуҗалары" командасы.
2нче урынны - "Ква-ква" һәм "Капчыктагы без" командалары бүлештеләр. "Эко-бригада" командасы җиңүче булды һәм 1нче урынны яулады.
Фестиваль бик күңелле үтте, уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Без барлык командаларга да ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, иҗат итәргә, шаярырга һәм алга гына хәрәкәт итәргә телибез - яңа юмористик казанышларга!
Гөлчәчәк ӘСӘДУЛЛИНА.
Автор фотолары.