Бу квадрат метрлар гына түгел, ә үзаллы олы тормышка аяк басу һәм тотрыклылык билгесе. Кызганычка каршы, алар төрле вакытта һәм төрле шартларда әти-әни тәрбиясеннән һәм җылысыннан мәхрүм калганнар. 22 яшьлек Айгиз балалар йортында тәрбияләнгән, ә 21 яшьлек Розалия тәрбиягә алган гаиләдә ярдәм һәм кайгырту тапкан. Төрле тормыш тәҗрибәләренә карамастан, аларны үз почмагын булдыру турындагы уртак хыял берләштерә. Хәзер бу хыял тормышка ашты, өстәвенә, алар күршедә яшәячәк.
Алар өчен Кырмыскалы район үзәгендә федераль программа чикләрендә ике фатирлы заманча торак йорт төзелде. Ике фатир да тулысынча төзекләндерелгән, хуҗалары күчеп, үзләренең йортында яши башласыннар өчен барлык уңайлыклар да бар.
Розалия белән Айгизне чын күңелдән котлыйбыз. Бу стеналарда һәрвакыт яктылык, уңайлылык, җылылык һәм күршеләр белән үзара аңлашу хакимлек итсен.
Яңа торак алар өчен ышанычлы нигез булсын, анда якты һәм бәхетле, өметләр һәм яңа казанышлар белән тулы киләчәк башлансын.
Рушания ХӘМӘТГАЛИМОВА.