Чара ачык диалог форматында узды. Очрашу барышында сугышчы хезмәт, хәрбиләрнең көндәлек сынаулары турында сөйләде. Ул ассызыклавынча, нәкъ шундый катлаулы шартларда иң төп кыйммәтләр – хәрби туганлык, үзара ярдәм һәм хәрби бурычка тугрылык туа.
Балалар кунакны игътибар белән тыңладылар, хезмәтнең нечкәлекләре белән кызыксындылар, сугышчыларның көнкүреше, Русия армиясенең кораллануы һәм Геройның шәхси наградалары турында сораштылар. Укучылар үзләренең барлык сорауларына җентекле җаваплар алдылар.
Очрашу азагында укучылар сугышчыларга хатлар тапшырдылар, исәнлек-саулык һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга рәхмәт белдерде һәм өйдән килгән мондый хәбәрләрне дулкынланып укуларын, туганнарының һәм бөтен җәмгыятьнең рухи ярдәме хәрбиләр өчен бик мөһим булуын әйтте.
“Борисыч” кыска вакытлы ялдан соң яңадан махсус хәрби операция зонасына юлланды. Ул узган елның язында РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Аның иңендә Чечнядагы контртеррористик операциянең хәрби тәҗрибәсе, Абхазия Республикасында бүлекчә командиры вазыйфасындагы хезмәт ята.
Мондый очрашулар үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен бик мөһим. Хәрби хезмәткәрләр белән җанлы аралашу нәтиҗәсендә балалар батырлык, кыюлык һәм Ватанга сөюнең нәрсә икәнен аңлыйлар, бу белемнәрне дәреслекләрдән укып түгел, ә Геройларның үзләреннән ишетәләр.
Миләүшә ШАМИЛОВА.