Үзән
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь , 09:05

Космик биеклекләрне яулап

Яңа Кыешкы мәктәбе укучылары Космонавтика буенча “Йолдызлы эстафета” фәнни-техник проектлар Халыкара конкурсының республика этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

Космик биеклекләрне яулап
Космик биеклекләрне яулап

Конкурс йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы дипломнарына төрле номинацияләрдә Миләүшә Ямикеева (“Юлдашлар һәм планетаара станцияләр), Виктория Толстых (“Астрономия һәм астрофизика”), Степан Мартынов (“Астрономия һәм астрофизика”) лаек булдылар. Ә Илшат Гарипов “Планета тикшеренүләре: планеталар, иярченнәр, кометалар һәм астероидлар” номинациясендә III дәрәҗә дипломант дип танылды.

- Безнең команда өчен бу инде “Йолдызлы эстафета”да катнашуның икенче тәҗрибәсе. Узган елда да без бүләкләр белән кайткан идек, бу безгә үз көчебезгә ышаныч бирде. Мине балачактан ук космос, бигрәк тә йолдызлар һәм ерак дөньялар кызыксындыра.

Бу конкурс - белемеңне арттыру өчен уникаль мөмкинлек. Кызганычка каршы, мәктәп программасында хәзер астрономия дәресе юк. Һәр проект - хыялга таба бер адым, - дип үз тәэссоратлары белән уртаклашты Миләүшә Ямикеева.

Бу җиңүләр тәҗрибәле остаздан башка мөмкин булмас иде. Фәнни җитәкчебез Резеда Мәҗит кызы Гариповага рәхмәтлебез. Сезнең энергиягез, экспертиза һәм балаларга ышаныч - менә алар интеллектуаль күтәрелеш ясый торган старт мәйданчыгы.

Без үзебезнең тикшеренүчеләребез белән горурланабыз һәм аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска телибез. Алга, яңа ачышларга!

Анна СТЭПА, инглиз теле укытучысы.

Космик биеклекләрне яулап
Космик биеклекләрне яулап
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас