Үзән
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь , 09:05

Ихласлык белән башкарылган эшләр

Кабак авылында яшәүче Рамил Атнагулов үзе оештырган музейдагы һәр экспонат турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Чөнки ул аларның һәрберсен район буенча гына түгел, республика буенча да 11 ел буена бөртекләп җыйган. Бизәкле паласлар, борынгы лампалар, кул тегермәне, патефон, баяннар, чабаталар, хром итекләр, хәрби форма... Бу Рамил Рамазан улының музей коллекциясенең бер өлеше генә.

Ихласлык белән башкарылган эшләр
Ихласлык белән башкарылган эшләр

Рамил Атнагулов шул районның Колыш авылында үсә. Хезмәт юлы төрле предприятиеләрдә шофер булып үтә, ә бүген исә ул хаклы ялда. Тормыш иптәше Зифа апа белән ике кыз тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Хәзер онык-оныкалар шатлыгын кичерәләр, бакча үстерәләр, мал асрыйлар – эш җитәрлек, әмма Рамил абый үзенең мавыгуы өчен вакыт таба, музеен тулыландырып тора. Бу эшне ул 2014 елда башлаган була. Кайдадыр барганда, йә булмаса, эш буенча йөрегәндә борынгы әйберләрнең аяк астында ятуын, йә ташларга куелуын күрә дә, йортына алып кайта - шулай тәүге экспонатлар йортында урын ала.

Тора-бара бу эшкә кызыксынуы артканнан арта, хәзер инде Рамил абыйның музеенда 300ләп экспонат исәпләнә. Заказга агачтан пушкалар эшләтеп алган, шулай ук борынгы “ЗиЛ” машинасын һәм мотоцикл сатып алган ул.

 Ихлас, актив Рамил Атнагуловның игътибарга һәм мактауга лаек булган тагы бер эшен билгеләп китми булмый - 2014 елдан бирле үзе туып үскән Колыш авылында “Уйна, гармун!” чарасын оештыра. Анда колышлар гына түгел, күрше-тирә авыл халкы да актив катнаша.

- Туган авылымда гармунчылар бик күп. Үзем дә бу уен коралында уйнарга бик яратам. Авылдашларым, авыл хакимияте дә идеямне хуплап күтәреп алды, бергәләшеп оештырган “Уйна, гармун!” хәзер йолага әверелде. Ел саен ук булмаса да, аны үткәрүне дәвам итәбез - ямьле җәй айларында җыелышып, шундый шәп чара үткәреп, авылыбызны гармун моңнарына күмәбез. Ул җырмоң, күңел ачу бәйрәме булудан тыш, күптән күрешмәгән авылдашларны, сыйныфташларны җыя, хәл-әхвәл белешү, аралашу, матур тәэссоратлар, күңелле очрашу – күрешүләр бүләк итә, - ди Рамил Рамазан улы.

Әйе, Рамил Атнагулов туган җиренә битараф булмаган кешеләрдән. Тирә-якны төзекләндерүгә дә күп көч сала ул. Кабак авылындагы каенлык янына эскәмия, беседка ясап куйган ул.

Шулай ук берничә ел элек Колыш авылындагы корый башлаган күлне тирәнәйтеп, анда балыклар җибәреп, тирәягын коймалап ала, карагай агачлары утырта. Монда теләгән бер кеше килеп ял итә, көймәдә йөри ала. Яр буенда беседкалар, төрле сыннар урын алган. Капкадан кергәч тә тавис кошы каршы алса, күлдә исә тәгәрмәчләрдән эшләнгән пар аккошлар йөзеп йөри. Шулай ук иҗади карашлы Рамил абый койманы чагу төсләргә буятып, матур сүзләр язган. “Чәчкә ат, Башкортстан!”, “Яшәү күңелле әти-әни булганда”, “Матурлык – безнең кулда”, “Бер күрешү – үзе бер гомер”, “Телебезне саклыйк!”, “Җиңү өчен рәхмәт” дигән язулар күңелне күркәм хисләр белән баета.

Рамил абый кебек ихлас кешеләр күбрәк булсын иде, дигән уйлар килде аның белән аралашканнан соң. Үткәннәргә, тарихыбызга ихтирам белән карап, табигатебезгә, туган төягенә сөюен күрсәтеп, гади генә әйбердән матурлык табып, зур ихласлык белән күркәм эшләр башкаручы ветеранның башкарасы эшләре күп булсын әле.

Эльнара ШӘЙМӘРДАНОВА.

Ихласлык белән башкарылган эшләр
Ихласлык белән башкарылган эшләр
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас