Йола буенча, төбәк Башлыгы республика халкы белән аралашу вакытында сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы, торак, мәктәпкәчә белем бирү, юллар кебек иң көнүзәк сорауларга җавап бирде. Туры эфирны Башкортстан Юлдаш телевидениесе, “Русия-24. Башкортостан”, “Вся Уфа” телеканалларында карарга, “Спутник FM”, “Радио России-Башкортостан” радиостанциясе аша тыңларга мөмкин иде.
- Сөйләшүгә кушылучыларның барсын да сәламлим. Саннар гражданнарның республикада булган вакыйгалар белән кызыксынулары турында сөйли. Гадәттә, минем исемгә бик күп хатлар килә. 2017 ел йомгаклары буенча якынча 12 мең кеше мөрәҗәгать итте. Хәтерегезгә төшерәм, республика сәнәгать производствосы, бюджет өлкәсендә яхшы эшләде. Акча уңаеннан елны яхшы гына тәмамладык. Килем 200 миллиард сумга якынлаша, - дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе хәл ителмәгән бурычларны да атады. “Аеруча безне ике күрсәткеч борчый. Ул инвестицияләр күләменең күзгә күренеп кимүе. 2017 елда 70 миллиард сум диярлек югалттык. Бу яңа корылмалар төзү уңаеннан нефть эшкәртү, нефть химиясе предприятиеләрендә эш күләменең кимүе белән дә бәйле. Башка предприятиеләрнең эш активлыгы бераз төште. Киеренкелек тудырган икенче сан – туымның кимүе. 2017 елда 2016 елга карата минус 10 процент.
- 2018 ел уңышлы башланды. Беренче квартал яхшы күрсәткечләр белән тәмамланды. Мартта яхшы табыш алдык – “Башнефть” 16,5 миллиард сум күчерде. Нәтиҗәдә, март буенча килемгә гомум салым 33,5 миллиардка җитте. 2017 елда бу сан 16-17 миллиард сум тирәсе булды. Ягъни, без хәзер еллык планның яртысын диярлек үтәдек. Ул алга оптимизм белән карарга һәм яңа объектлар, халыкка яңа ярдәм итү формаларын, яңа җәмәгать хәрәкәтен үстерү төрләрен күзалларга мөмкинлек бирә. Ресурслар, финанслар булганда күп нәрсә эшләргә була.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән сөйләшү Стәрлетамактагы мәктәптә теркәлгән хәлне тикшерүдән башланды. Ул республикага гына түгел, тоташ илгә кагыла. Нәрсә бу: яңа социаль явызлыкмы, әллә хәзерге җәмгыятькә чакырумы? Аның белән ничек көрәшергә? Бәлки, балаларның социаль челтәр, интернет белән куллануын чикләргәдер, ата-аналарны зур җаваплылыкка тарттырыргадыр? Моның хәл итү юлы бармы?
- Бик катлаулы сорау. Мин фаҗига булгач та Стәрлетамакка юлландым, дәваханәгә 9нчы сыйныф укучылары һәм информатика укытучысы янына бардым, әйткәндәй, ул үзен бик кыю, лаеклы тоткан, балаларны зур хәвефтән яклый алган. Яраланган малайны да күрдем. Сәбәпләр күп: интернет кына түгел, шул исәптән шундый үзенчәлекле балаларга мөнәсәбәт икенче төрле булырга тиеш. Аларга басым ясауның, кызганычка каршы, кире ягы да бар – балалар басымга түзә алмый һәм мондый адымга бара”, - дип билгеләде республика башлыгы.
Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, интернет - икенче урында, тәү чиратта гаиләдә һәм мәктәптә аралашуның, сөюнең, дөрес тәрбия бирүнең җитмәве.
- Интернетны тикшерергә һәм балаларның суицид, һөжүм итү, җинаять кебек катлаулы темаларга фикер алышкан төркемнәрен ачыкларга кирәк. Ләкин шуны аңлау мөһим: сәбәпләр тирәнрәк ята. Интернет Җәмәгать алдында шундый балалар белән эшләү өчен яңа алымнар табу бурычы тора. Мәктәпләргә бер-ике түгел, ә берничә психолог кирәк, - дип билгеләде төбәк башлыгы.
Мәскәүдә укучы студент Азат Казакбаев Рөстәм Зәки улына читтә укучылар кулларына диплом алгач, Башкортстанга эшкә кайткан очракта аларга ниндидер ярдәм күрсәтелүе турында сорау бирде.
– Безгә чит өлкәләрдә укучы студентлар турында белешмә тупларга кирәк. Аларның нинди уку йортларында белем алуы, нинди һөнәр үзләштерүе, кайда эшләргә теләк белдерүләре турында да ачыклык кертү зарур. Бу эш Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт, башка министрлыклар белән берлектә башкарылырга тиеш, – диде ул.
Бүген Башкортстан үзенең талантлы укучылары белән илдә киң билгеле. Ләкин аларга да ярдәм кирәк. Республика аларны ярдәменнән ташламасмы? - Мондый сорау күпләрне кызыксындыргандыр.
- Олимпиадаларда катнашучы талантлы укучыларга ярдәм итәчәкбез. Соңгы 10-15 елда бу өлкәдә без позицияләрне югалттык. Без өч лицей оештырабыз. Аларда талантлы укучылар өчен тиешле шартлар тудырылачак. Шулай ук, педагоглар ассоциациясе тергезеләчәк, укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә бергәләшеп эшләячәкбез.
Медикаментлар белән тәэмин итүдәге авырлыклар уңаеннан Рөстәм Хәмитов түбәндәгеләрне белдерде.
- Чыннан да, узган 2017 елдагы белән чагыштырганда, медикаментлар белән тәэмин итүдә быел авырлыклар туды. Бу дарулар кайтаруда тәртипләр үзгәрү белән бәйле. Узган елда ташламалар белән 100-150 кешегә дару биреп җиткерелмәсә, быел 850 кеше дару алуга мохтаҗ. Бу максатка без 300 миллион сум акча бүлдек, якын араларда тагын 500 миллион сум бүленәчәк.
Ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерү өчен 2 миллиард сум кирәк. Ә ташламалар белән файдаланучылар бездә бик күп, алар – барлыгы 375 мең кеше. Бу – республикада яшәүче һәр ун кешенең берсе, дигән сүз.
«Коляскадагы Инвалидлар» оешмасы җитәкчесе Михаил Петров бина мәсьәләсен күтәрде. «Республика безгә ярдәм итә аламы?» - дип сорады ул.
- Республика сезгә ярдәм итә ала. Без сезгә матди һәм рухи-әхлакый яктан ярдәм итәргә тиеш. Алдагы шимбәдә җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры белән без сезнең оешмага киләчәкбез. Сезнең нинди шартларда эшләвегез белән танышачакбыз. Урында ничек итеп сезгә ярдәм итү турында карар кабул ителәчәк.
Мәләвезнең «Индюшкин» предприятиесендә эшләүчеләр дә мөрәҗәгать итте. «Предприятие декабрьдән эшләми. Кулланучылар бездән продукция көтә. Хакимият ярдәм итми. Сезнең ярдәмгә исәп тотабыз. Безнең эшлисебез, гаиләбезне тәэмин итәсебез килә!» -диде алар.
- «Индюшкин» яхшы гына эшли башлаган иде. Яңа, өметле проект. 6-7 миллиард сум инвестицияләр салынды, фондлар ярдәм итте. Бизнес алып баруда үз-үзеңә артык ышану, тиешле компетенция булмау шушы хәлгә китереп җиткерде. Бүген предприятиенең 10 миллиард сум бурычы бар. Без бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. “Россельхозбанк” белән сөйләшүләр алып барабыз. Предприятиене савыктырырга әзер инвесторлар бар. Якын киләчәктә бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйлыйбыз.
Иглин районының Калининская авылы халкы юлсыз, кибетсез яши, өстәвенә, телефон, Интернет бәйләнешеннән дә мәхрүм. Бу хакта республика Башлыгына шул авылда яшәүчеләр исеменнән килгән вәкил җиткерде. Ул район җитәкчелеге белән аңлашу таба алмаулары турында әйтте.
- Теләге булган җитәкче халык авазын ишетмичә калмый, - диде Рөстәм Хәмитов.
- Халыктан район хакимиятенә килгән мөрәҗәгатькә берничек тә җавап бирмәү яисә «отписка» язу белән мин дә таныш, чөнки үземә дә килә алар. Мондый хатларны яңадан кайтарырга һәм тәгаен эш таләп итәргә мәҗбүр буласың. Иглин районы хакимияте башлыгы белән бу хакта җитди сөйләшү булачак.
Политолог Николай Евдокимов Рөстәм Хәмитовның республика парламентына сайлаулар турындагы фикерләре белән кызыксынды.
- Быел республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауларның 2013 елдагыдан аермалы яклары да булыр, дип уйлыйм, - диде ул. - Бу мәртәбәле трибунага яшьләр килергә тиеш.
Беренче балалары туган яшь гаиләләргә 300 мең сум түләү тәртибе үзгәрерме?
- Яшь гаиләләргә 300 мең сум түләү буенча программага төзәтмәләр кертелә. Программа узган елда башланды һәм ул зур кызыксыну тудыра. Торакка читтә торган гаиләгә тәүге баласы өчен 300 мең сум акча бирелә. Аны ипотекага иганә, төзелеш материаллары сатып алу өчен тотынырга мөмкин. Программада хаталар һәм җитешсезлекләр бар иде, акча ала алмаган кешеләрдән байтак хатлар килде. Сезнең проблемагыз хәл ителер. Үзгәрешләр кертелде. Әле бездә биш меңнән артык гариза бар, алар эшкәртелә. 2019 елның азагына шул программаны гамәлгә ашыру өчен ике миллиард сумнан артык акча таләп ителүе ихтимал.
Ватцапп аша Күмертау шәһәреннән Денис исемле егет Рөстәм Хәмитовка үзенчәлекле сорау бирде: «Пенсиягә китәргә әлегә җыенмыйсызмы? Үзегезгә варис әзерлисезме?»
- Пенсиягә китәргә җыенмыйм. Алдагы елларда пенсиягә чыгу яшен озайтырга уйлыйлар. 2019 елда минем вәкаләтләрем вакыты тәмамлана, әмма аңа кадәр әле вакыт бар. Закон буенча мин ике тапкыр республика Башлыгы булып сайланырга хокуклы, - диде Рөстәм Зәки улы. - Гражданнар белән киңәшләшергә, уйларга кирәк. Әгәр бу вазыйфада калуымны сорасалар, эшне дәвам итәргә мөмкин. Икенчедән, бу вазыйфадан тыш, мин педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, лекцияләр сөйли алам. Кабаттан республика җитәкчесе булып сайлауда катнашу-катнашмау турында карарны бер елдан соң кабул итәчәкмен.
Республика Башлыгы белән туры эфир барышында көнкүреш калдыкларын үтильләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Төбәк Башлыгы бу процессның бик катлаулы булуын билгеләп үтте.
- Бу җәһәттән иң яхшысы - чүп-чарны аерып җыю: металл, пластик, көнкүреш калдыклары.
Һәр кеше елына 1 куб метр, ягъни 500 килограмм көнкүреш калдыгы җитештерә. Республикада 4 миллион кеше яши. Шуңа да бу катлаулы мәсьәләне цивилизацияле юл белән хәл итәргә кирәк, - диде ул.
Гафури районының Җилем-Каран авылыннан укучы Интернет белән авырлыкларны хәл итүдә, мәктәптәге интерактив тактаны яңартуда ярдәм сорады. Аның үтенеченә Рөстәм Хәмитов түбәндәгечә җавап бирде.
- Башкортстанда бүген өч меңнән артык Интернетсыз торак пункты бар. Шуларның 500-600ндә халык күпләп яши. Бүген аларның барысын да югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү бурычы тора. Сезнең мәктәпкә килгәндә, заманча интерактив такта һәм югары тизлектәге Интернет үткәрү мәсьәләсен хәл итү авыр түгел. Бу “көйсезлек” түгел, ә заман таләбе.
Чиләбе өлкәсенең Конашак районыннан туган телләр язмышы турында бирелгән сорауга республика Башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:
- Күп нәрсә үзебезгә бәйле. Балаларга туган телебезне ничек тапшыруыбызга, гаиләгә бәйле. Бу – бик зур һәм җитди эш. Туган телдә әдәбият, концертлар, шигырьләр, китаплар кирәк. Һәр кеше туган телен белергә тиеш, дип саныйм. Һәр ата-анага бу таләпне куеп булыр иде. Әти, әни телен белергә кирәк!
Шул ук вакытта телне көчләп өйрәтү мөмкин түгел. Үгетләү, кызыксындыру, тел мохитенә әйдәү аша эш итү мөһим. Туган тел – эшлекле аралашулар өчен генә түгел, җан, күңел өчен дә кирәк. Ул – безгә гомер биргән мохитнең аерылгысыз бер өлеше. Әлеге вакытта республикада туган телләргә кагылышлы программа әзерләнә. Туган телләрне өйрәнүгә грантлар бүленәчәк, махсус фонд булдырылачак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.