Шул көннәрдә “Өмет” гәзите редакциясе танылган популяр артистлар белән берлектә мәдәният йорты залына җыелган Сахай, Иске Шәрәй һәм Иске Акташ авыллары халкына зур бәйрәм бүләк итте. 2007 елда ук нигез салынган “Моңнар кайтсын авылга” акциясе, ниһаять, безнең районга да килде.
Бу күркәм чара мәдәният йорты фойесында оештырылган “Гәзиткә язылучылар көне” акциясеннән башланып китте. Шунысы куанычлы, тамаша башланганчы гәзит-журналларга язылучылар бихисап булып чыкты. Бер сәгатькә якын вакыт эчендә район һәм республика басмаларына дистәләгән кеше язылып та өлгерде. Ә соңыннан квитанция тутыручылар “Өмет”, район гәзитләре һәм “Русия почтасы” тарафыннан оештырылган лотерея уенында катнашып, бик шәп бүләкләргә ия булды.
Тамаша залы халык белән шыгрым тулган иде. Шулай булмыйча, бездә, чынлап та, җыр-моң сөюче халык яши бит. Бу уңайдан Иске Шәрәй һәм Иске Акташ авыллары халкы авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдиновка рәхмәтен җиткерде. Шундый зур тамашалардан күршеләр читтә калмасын өчен Ришат Равил улы автобус җибәрә. Менә бу көнне дә авыл халкы гәзиткә дә язылды, күңелле тамаша да карады, рәхәтләнеп аралашты да.
Чараны ачып, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова Сахай авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштырды, аларның эшсөяр, тырыш, кунакчыл булуын билгеләде. Күптән түгел авылда башлангыч мәктәп ачылуы, бу уңайдан республика җитәкчесе Р.З.Хәмитовның килүе турында әйтте. Кунакларга рәхмәтен белдереп, “Өмет” гәзитенең җәмгыятьнең рухи үсешенә, милли йолаларны тергезүгә һәм татар телен саклауга зур өлеш кертүен, шулар белән бергә сәясәтне, икътисадны да киң яктыртуын, һәр санында укучыда кызыксыну уяткан мәсьәләләр, бигрәк тә яшьләрне борчыган көнүзәк проблемалар күтәрелүен билгеләде һәм киләчәктә районда бу басманы тагын да күбрәк кеше алдырачак, дигән өметен белдерде.
Чынлап та, бездә бу басманы яратып укыйлар, ул халыкның фикердәше, сердәше, якын дусты, ярдәмчесе, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Басманың мөхәррире Р.Г.Ногманов белдерүенчә, берничә ел элек редакциягә Агыйдел буенда урнашкан авылда суга интегүләре турында язылган хат килеп төшә. Һәм гәзит хезмәткәрләре авыл Советы белән элемтәгә кереп, бу проблеманы хәл итүдә үз өлешен кертә. Бу очрашуда да Рәдис Гыйльван улы халыкның көнкүреше белән кызыксынды, милли басмаларның язмышы өчен борчылуын белдерде, телебезне, йолаларыбызны саклау мәсьәләсен күтәрде, киләчәктә дә безнең якта “Өмет”не алдыручылар саны тагын да артыр, дигән ышанычын белдерде. Шулай ук Илдар Ямалетдинов җитәкчелегендәге Кырмыскалы почтамты хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткереп, Сахай авылы почтальонкалары Миңниса Вәлиева һәм Раушания Искәндәровага диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тел мәсьәләсе байтак популяр җырлар авторы Мидхәт Әбделмановны да нык борчый. Мәктәпләрдә татар теленең бетеп баруына көенүен белдереп, балаларда телгә сөюне гаиләдән башларга кирәклегенә басым ясады. Бу уңайдан “Өмет” гәзитенә рәхмәтен әйтте, чөнки анда каләм тибрәтүче балалар өчен махсус кушымта – “Чаткылар”да алар үзләренең тәүге иҗади җимешләрен бастырып чыгара ала.
Ә бераздан зал тутырып килгән тамашачыларны популяр җырчылар - Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галиханов, яшь башкаручылар Илнур Вәлитов, Әлфия Әбделманова моң дәрьясына алып кереп китте.
Кичәдә башкала артистлары белән бергә Сахай авылы мәдәният йортының үзешчән артистлары – Зәлия Рамазанова, Олег Хашаев та чыгыш ясап, якташларына моңлы җырларын бүләк итте.
Чара ахырына да якынлашты, ләкин тамашачыларның кул чабуыннан артистларны җибәрәсе килмәве ачык күренеп тора иде. Алар да, үз чиратларында, бу очрашуның соңгысы булмаячагына өмет биреп, киләчәктә тагын да концерт программалары белән килергә вәгъдә итте. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Таһир Вилданов кунакларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Республика басмасы белән дистә еллар дәвам иткән дуслык җепләренең киләчәктә тагын да ныгуын теләп, “Өмет” гәзите хәбәрчесе Руфина Таҗиевага “Кырмыскалы: гасырдан-гасырга” дигән район тарыхы чагылдырылган китапны бүләк итте.
Бу чара, чынлап та, авылга җыр-моң алып кайтты. Ул һәркемгә рухи байлык, күтәренке кәеф һәм киләчәккә якты өмет бүләк итте. Кунаклар халкыбызның ихласлыгына, бердәмлегенә, җылы каршы алып, көчле алкышлар белән озатуларына сөенсә, кырмыскалылар өчен бу зур бәйрәм булды. Мондый очрашуларның киләчәктә дә кабатланып торуына өмет итеп каласы килә.