Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
30 март 2018, 11:54

Солдатка хат

Безнең якташлар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итә. Солдат өчен туган ягыннан хат алу аеруча күңелле, ул аларга шатлык-куаныч өсти.

Агымдагы елның февралендә ра­йонның гомум белем бирү учреж­де­ниеләрендә “Бердәм бал кортлары” дип­ исемләнгән балалар җәмәгать оешмасы тарафыннан «Солдатка теләк» акциясе үткәрелде. Анда Атҗитәр, Бозаяз, Ефремкино, Шәймо­ратов, Николаевка, Константиновка, Подлуб, Олыкүл, Тү­бәнге Төкен, Шәрипкол, Ил­тирәк, Ка­мышлы, 2нче санлы Кыр­мыскалы, Прибельский, С.М.Чугункин исемен­дәге Кырмыскалы, Иске Бәбеч һәм Сәвә­ләй мәктәп­ләре дружиналары актив катнашты. Укучылар якташлары хезмәт иткән хәрби частьларга һәм хәрби училище курсантларына котлаулар белән 56 хат һәм 17 посылка салды. Солдатларның күбесеннән матди һәм рухи ярдәм өчен укучыларга рәхмәт белдереп җавап хатлары килде дә инде.
Шулай ук акция чикләрендә укучылар өчен сугышларда катнашкан төрле буын солдатлар белән очрашулар, сыйныф сә­гать­ләре оештырылды. Яшь­ләр­нең хәрби хезмәткәрләр белән аралашуы Ватаныбызның булачак сакчыларына хәрби хезмәт, солдат тормышы турында күбрәк белергә булышлык итәчәк.
Эльвира Баязитова.
Читайте нас: