Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
15 Май 2018, 11:56

“Макулатура тапшырып, агачларны коткар!”

Экологик белем һәм тәрбия бирүне үстерү һәм ярдәм күрсәтү, киләчәк буыннар өчен тирә-як мохитне саклау максатында 14 майдан 30ына кадәр шундый исем астында Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы җәмәгать оешмалары белән берлектә Бөтенрусия Эко-марафоны оештыра.

Бу уңайдан авыл биләмәләренә 21 майдан 25енә кадәр 9.00 сәгатьтән 10.00гә, 16.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр чорда макулатура җыярга һәм аны Кырмыскалы авылының “Курай” сәүдә үзәге артындагы 1нче санлы гаражга (Саклык банкы янында) китерергә кирәк. Җыелган макула­тураның күләме Кырмыскалы авыл биләмәсе өчен – 300, Карлыман, Кабак, Прибельский авыл биләмәләре өчен - 100, башка авыл биләмәләре өчен 60 килограммнан ким булырга тиеш түгел.
Акциядә актив катнашкан авыл биләмәләренә бүләкләр тапшырылачак.
Флизә Макеева, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы.
Читайте нас: