Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
18 Май 2018, 13:16

Елга-күлләребезне саклыйк

Күлләр - Җир-анабызның зәңгәр күзләре. Кемнәр генә сокланмый, кемнәр генә күл буйларында ял итми, каз бәбкәләрен сакламый икән. Йомшак, яңа сауган сөттәй, җылы суы бит-кулларыбызга сихәт бирә.

Еллар үткән саен, кешеләрнең тормыш-көнкүреше яхшыра бара. Чишмә-күлләр дә онытыла. Алар тирәли утыртылган агач-куаклар сындырыла, чүп-чар белән тула, тирә-ягын мал-туар таптый. Тик күлләребез һаман яшәргә тырыша. Әйе, изге күңелле кешеләр бар чакта, алар яшәр дип ышанасы килә.
Безнең Сахай авыл Советы биләмәсендә дә өч дистәдән артык күл бар. Әлбәттә, авыл эчендә булганнарына зур әһәмият бирелә. Элек- электән өлкән яшьтәгеләр дә, бала-чага да күл буен якын итә. Тик, ни кызганыч, ял иткән урыннарыбызда чүп өелеп кала.
Бөтен Русия буенча игълан ителгән “Чиста яр” акциясендә Сахай урта мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. 5-6 сыйныф укучылары күл буйларын тазарттылар, өлкәнрәк сыйныфлар юл буйлап агач үсентеләре утырттылар. Әйтергә кирәк, укучылар белән мондый өмәләр язлы- көзле һәрдаими оештырыла. Күл буйлары гына түгел, Агыйдел, Сим елгаларының ярлары да чүп-чардан тазартылып тора. Тирә-ягыбызны тәртиптә тоту эшендә өлеш кертәбез. Яшел яфраклар шаулап, күлләр сафлык биреп, елгаларыбыз шаулап аккан ямьле җирдә яшәве нинди шатлык, зур бәхет, сәламәтлеккә дә файдалы.
Тик шунысы күңелне кыра: кеше үзен һәрчак көчле итеп тоя: урманнарны кисеп бетерергә, чишмә-күлләрне чүп белән тутырырга мөмкин, елга ярларында ниләр генә калдырмый. Уйлансак иде: табигатьне юкка чыгарып, үзебез нишләрбез соң?
Антуан Экзюпериның “Нәни принц” әкиятен барысы да укыгандыр, мөгаен. Анда шундый юллар бар: “Иртән торып үзеңне тәртипкә китергәнсең икән, чыгып тирә-ягыңда да тәртип урнаштыр...” Шушы юлларны тормыш девизыбыз итеп алсак, ничек яхшы булыр иде.
Гүзәлия Гыйззәтуллина.
Сахай урта мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: