Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
22 Май 2018, 12:01

Елга-күлләргә -чиста ярлар

11 майдан 30ына кадәр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан шундый исем астында Бөтенрусия акциясе үткәрелә. Аның максаты – халык күпләп ял иткән урыннарда - елга-күл ярларында тәртип булдыру, җәмәгать активлыгын арттыру һәм табигатькә сакчыл караш булдыру.

БР Кырмыскалы районы муниципаль районы хакимияте башлыгының боерыгын тормышка ашыру йөзеннән “Яшьлек” яшьләр үзәге Иске Кыешкы авылындагы Аксаков күле ярында “Чиста ярлар” исемле акция үткәрде. Анда Иске Кыешкы урта мәктәбенең 5-10нчы сыйныф укучылары катнашты.
Акция тирә-яктан чүп-чар җыю гына түгел, яшьләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен дә оештырылды. Акция чикләрендә балалар С.Т.Аксаковның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр, флеш-мобта катнаштылар, ә чара азагында барсына да бүләкләр тапшырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Чиста ярлар” акциясе чикләрендә биләмәнең күп өлеше тәртипкә китерелде. Барлык катнашучылар да башкарган эшләре һәм бергә күңелле итеп вакыт үткәрүләре өчен канәгатьлек тойгысын кичерделәр.
Шундый ук акция башка авылларда да үткәрелде. Кырмыскалы авылындагы шимбә өмәсендә буа биләмәсе тәртипкә китерелде: чүп-чар җыелды, коймалар, плиталар, бордюрлар буятылды.
Флорида Самикова.
Читайте нас: