Шулай, район Мәдәният сараена иң тәүдә балалар җыелды. Алар район үзәк китапханәсе каршында эшләп килгән “Мурашек” курчак театрының мавыктыргыч спектаклен карады. Шулай ук алар “Әкият дөньясы” дигән осталык дәресендә катнашты һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәреннән оештырылган күргәзмәдә булды.
Соңыннан тамашачылар район Мәдәният сараеның кече залына “Сүз кадере” дигән әдәби-музыкаль кичәгә районыбызда яшәп иҗат иткән сүз осталары белән очрашуга җыелды. РФ һәм БР Журналистлар берлеге Риф Йөзлекбаев җитәкчелегендәге “Илһам” әдәби түгәрәге әгъзалары бу очрашуга бик шатланып килде. Күпләренең исемнәре халыкка гәзит битләре аша гына таныш булса, бу көнне алар укучылары белән күзгә-күз карап аралаша, сөйләшә, иҗат бакчаларының татлы җимешләре белән ихлас уртаклаша алды. Риф Хаҗиәхмәт улы җыелучыларны сәламләп, 2015 елда оештырылган әдәби түгәрәкнең эшчәнлеге турында сөйләде һәм мондый очрашуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Бу көнне тамашачыларга Кырмыскалыдан Венера Латыйпова тормышчан шигырен һәм үзе иҗат иткән җырын бүләк итеп, залда утыручыларның күңелен күтәреп җибәрде. Яңа Кыешкы авылында туып-үскән, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәүче Альфира Байназарова, Кырмыскалыдан Лена Әминева, Заһит Әгъзамов туган якка сөю, патриотлык хисләре белән сугарылган шигырьләрен укып ишеттерде. Иске Акташ авылыннан укытучы Гүзәлия Гыйззәтуллина Таһир Вилдановның “Яралы хат” хикәясен укыганда тамашачыларның кайбер мизгелләрдә күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде.
“Бер күрешү – бер гомер” җырын тыңлаганнан соң, районыбызда яшәгән иҗат кешеләре белән таныштыруны һәм мондый очрашуларны дәвам итәргә кирәк, дигән фикергә килеп, җыелучылар Мәдәният сараеның зур залына узды. “Әкият дөньясы” дигән театрлаштырылган концерт программасы беркемне дә битараф калдырмагандыр. “Чаткылар” халык театры (режиссеры Флюра Низамова), Карлыман мәдәният йортының театр коллективы (Зөлфия Ишембаева), Шәйморатов күпфункцияле авыл клубының татар театр коллективы (җитәкчесе Гөлнара Нигъмәтуллина), шулай ук район Мәдәният сарае җырчылары тамашачыларны чын-чынлап тылсымлы театр дөньясына алып кереп китте. Концерттан соң тамашачылар зур экранда Назар Нәҗминең «Гармунчы дус» спектаклен карый алды.
Гомумән, “Театр төне” яшенә дә, картына да онытылмаслык бәйрәм бүләк итте. Мондый яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге аларны ел буе мәдәният учакларына чакырып торыр, дип ышанасы килә.