Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
25 декабрь 2018, 12:00

Яңа елга - бурычларсыз

3 декабрьдә физик шәхесләрнең 2017 ел өчен милек салымнарын түләү вакытын чыкты.

2017 ел өчен безнең район халкына барлыгы 81284 мең сумлык салым бар, шул исәптән 31352 мең сумы - транспорт, 42507 мең сумы - җир һәм 7425 мең сумы физик шәхесләрнең милке өчен.
19 декабрьгә район халкы исәп­ләнгән салымның 77,4 процентын түләгән. Бу салымнарның район бюджеты өчен аеруча мөһим булуы беркем өчен дә сер түгел, чөнки алар балалар бакчалары, мәктәпләр, дәваханә, урамнар һәм юлларны төзекләндерү өчен тотыныла.
Яңа ел алдыннан республиканың салым органнары “Яңа елга - бурыч­лар­сыз!” - дип исемләнгән акция үткәрә. Муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре салымнарны вакытында түли һәм район халкы өчен үрнәк була ала. Безнең үрнәккә ияреп, сез дә салым буенча бурычларыгызны түләп бетерерсез, дип ышанам. Ни генә дисәң дә, Яңа елга бурычларсыз керү - яхшы билге.
Илфат Хәмитов, муниципаль район хакимиятенең финанс мәсьәләләр буенча урынбасары.
Читайте нас: