Бу юлы анда Олыкүл урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары чакырылды. Шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе, эчке эшләр капитаны Е.В.Филиппова һәм өлкән лейтенант Л.Ф.Сираҗетдинова мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Алар укучыларны Русия Эчке эшләр министрлыгының уку йортларына кандидатлар сайлау, юллама алу, уку һәм арытабан эчке эшләр органнарында хезмәт итү тәртибе белән таныштырдылар. Җанлы һәм кызыклы аралашудан соң бүлек музеенда укучыларга Кырмыскалы милициясенең тарихын чагылдырган экспозицияләрне күрсәттеләр, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр турында сөйләделәр. Ә полициянең өлкән сержанты Э.З.Бегалин эксперт һөнәре турында сөйләгәндә бармак эзләре алу эшенә аерым тукталып үтте. Эчке эшләр органнарында хезмәт итүче Лекса кушаматлы хезмәт эте белән танышуга балалар аеруча шатланды.