Республикада “Җиңү тарихы” дип исемләнгән патриотик акция старт алды. Аның төп максаты - Башкортстан халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын мәңгеләштерү.
Әлеге акциядә 8-11нче сыйныф һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнаша. Алар ветераннарны видеога төшереп, туплаган материалларны оештыру комитетына тапшырачак. Соңыннан Башкортстан юлдаш телевидениесе командасы укучылар тарафыннан язып алган интервьюлардан Җиңү тарихы турында фильм – видеоелъязма төшерәчәк. Телемарафон 9 майда БСТ каналында күрсәтеләчәк.
Бу акция чикләрендә, Иске Шәрәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны М.А.Чуругулов белән очрашу үткәрелде. Аның белән урындагы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Радмилла Таҗетдинова әңгәмәләште.
Мөхәммәт Арслан улы 1926 елның 5 сентябрендә күпбалалы колхозчылар гаиләсендә туган. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була.
- Сугыш башлануы турында хәбәрне бригадир җиткерде, без бу вакытта басуда эшли идек. Кышка таба барлык ир-егетләр фронтка китеп бетте. Шуннан мине тракторчыга укырга җибәрделәр, - дип искә ала ветеран.
Укуын тәмамлаганнан соң ул бераз вакыт Бишаул-Уңгар авылында, ә 1943 елда туган авылында эшли: чәчә, ура, җир сөрә. Шул елның ноябрендә армия хезмәтенә алына. Аны, башка яшь солдатлар белән бергә товар вагоннарына төяп, Ерак Көнчыгышка чик буе гаскәрләренә җибәрәләр. Ул вакытта безнең ил һәм Япония арасында халыкара киеренкелек башлана. 1944 елда ул чикне бозучыларга каршы көрәшә, траншеялар казый. Җиңү көнен ул 397нче укучылар полкының автоматчылар ротасында каршылый. Ләкин туган ягына 1950 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Иң хәлиткеч яуга ул 1945 елның 9 августында керә.
- Бу көнне без 250 кешедән торган заставаны “алырга” киттек. Көчле яңгыр коя. Сиздерми генә барып җитеп, часовойны алдык. Ике сәгатьтән соң застава безнеке иде инде. Ун чакрым юл үткәч, төрле яклап ташлар белән уратып алынган бер авылга барып чыктык. Һәр 4 метр саен амбразуралар урнашкан. Сугыш каты булды. Япон солдатлары бирешергә теләмәде – кулларына граната тотып танк астына ташландылар. Шулай булуга карамастан, без күпләрен әсирлеккә төшердек, - ди Мөхәммәт Арслан улы.
Соңыннан яулар Япониянең Ленкок, Хайлинь һәм Мудадзянь шәһәрләрендә бара. 3 сентябрьдә, ниһаять, Япония чигенә.
Сугыштан соңгы тормышын Мөхәммәт Арслан улы “Победа” колхозына багышлый: иген үстерә, тракторда һәм комбайнда эшли, соңыннан бригадир вазыйфасын башкара. Дистәләгән еллар дәвамында социалистик ярыш алдынгысы исемен йөретә. Авыл хуҗалыгы техникасының җитештерүчәнлеген арттыру буенча новаторлык идеяләре өчен колхозда аны хөрмәт итәләр.
Фронтовикның хәрби һәм хезмәт наградалары бихисап. Алар арасында II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, “Мактау билгесе” орденнары, “Хезмәт казанышлары өчен”, “Хезмәттә аерылып торганы өчен” һәм башка медальләр дә бар. Шулай ук ул “БАССРның атказанган механизаторы” исеменә лаек булган. Ул гына да түгел, Мөхәммәт Арслан улы үрнәкле гаилә башлыгы да. Күптән түгел тормыш иптәше Флюра Мөхлисулла кызы белән гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулуны бәйрәм иткәннәр. Ике бала үстергәннәр, ә бүген өч оныгы һәм җиде турунының уңышларына сөенеп яшиләр.
Ветеранның иң зур теләге шул: күкләр аяз, илебез тыныч булсын!