Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
12 апрель 2019, 11:51

Кошлар өчен җимлекләр

“Бердәм Русия” партиясенең “Шәһәр мохите” Федераль партия проекты халыкның башлангычы һәм тәкъдиме нигезендә ихаталарны һәм халык күпләп ял иткән урыннарны төзекләндерүгә юнәлтелгән.

“Бердәм Русия” партиясенең “Шәһәр мохите” Федераль партия проекты халыкның башлангычы һәм тәкъдиме нигезендә ихаталарны һәм халык күпләп ял иткән урыннарны төзекләндерүгә юнәлтелгән.
Бу проектны тормышка ашыру чикләрендә, безнең районда “Ихатага сыерчык оясы” дип исемләнгән акция үткәрелде. Бу программага кергән биләмәләрдә кошлар өчен оялар һәм җимлекләр куелды.
Мондый акция Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсендә дә үткәрелде. С.М.Чугункин исемендәге урта мәктәп укучылары район үзәгенең “Аккүл” паркы биләмәсенә кошлар өчен оялар һәм җимлекләр элеп куйдылар. Чарада авыл биләмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов, авыл биләмәсе депутаты Р.Г.Батыршин һәм урманчылар Р.С.Локманов һәм Д.Н.Ханнанов катнашты.
Мондый акцияләр үткәрү тирә-як мохиткә сакчы караш тәрбияләргә, балаларны берләштерүгә булышлык итә.
Зөлфия Бәхтиярова, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре.
Читайте нас: